Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләченең хоккей командасы Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы кубогына барган ярышларда җиңү яулады

Спорт ярышлары кызганнан–кыза бара: бер–бер артлы чемпионатлар, беренчелекләр үтеп кенә тора. Анда Теләчеләр дә актив катнаша. Район командасы Казан шәһәренең “Алтын алка” боз сараенда Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы кубогының йомгаклау уенында катнашты.

Финал уеннарында “Идел” – “Теләче” командалары катнашып, “Теләче командасы 5:4 исәбе белән кабаттан җиңү яулады. 2016-2017 елгы уен сезонында да “Теләче” командасы шулай ук беренче урынга лаек булган иде.

2017-2018 еллар уен сезонында барлыгы 10 команда катнашырга теләк белдерде. А+Б дивизионнарында уйнап безнең команда (җыелган очколар буенча) беренче бишлеккә кереп, плей-офф уеннарында катнашу хокукына иреште һәм “Питрәч”, “Идел”, “Тимерхан” командалары белән көч сынашты, диелә район басмасында.

Фото: http://tulachi.ru
http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев