Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды

Ресурс фәнни-дини аудиториягә, студент-шәкертләр һәм татар әдәби теле тарихы белән мавыгучылар өчен кызыклы булачак.

ТР Диния нәзарәте яңа башлангычын тәкъдим итә: Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды.

Ресурс фәнни-дини аудиториягә, студент-шәкертләр һәм татар әдәби теле тарихы белән мавыгучылар өчен кызыклы булачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Канал үз укучыларын аятьләр, хәдисләр, татар галимнәренең хезмәтләре кебек дини һәм дөньяви эчтәлектәге иске татар телендәге XIV-XX гасыр язма әдәбият үрнәкләре белән таныштырачак. Ресурста текстлар мөстәкыйль рәвештә өйрәнү максатыннан урнаштырыла. Каналга @kadimca адресы буенча язылырга мөмкин.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев