Үтерү белән янаучы ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин
Янауның яхшысы юк. Кеше теленнән "Үтерәм" дигән сүз чыга икән, ул якыныңа карата әйтеләме, чит-яткамы - асылда психологик көчләү күренеше. Янау эзсез узмый: балачакта аның нәтиҗәләре аеруча аяныч, шулай ук өлкәннәр күңелендә дә авыр тойгылар калдыра. Үтерү белән янауга каршы күрелгән чаралар, кеше сәламәтлегенә зыян салуны булдырмый калу - аеруча...
Янауның яхшысы юк. Кеше теленнән "Үтерәм" дигән сүз чыга икән, ул якыныңа карата әйтеләме, чит-яткамы - асылда психологик көчләү күренеше. Янау эзсез узмый: балачакта аның нәтиҗәләре аеруча аяныч, шулай ук өлкәннәр күңелендә дә авыр тойгылар калдыра. Үтерү белән янауга каршы күрелгән чаралар, кеше сәламәтлегенә зыян салуны булдырмый калу - аеруча авыр җинаятьләр кылынуына киртә кую дигән сүз. Закон янау гамәле өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота. Үтерү белән янаучы ике елга кадәр срокка ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин. Әлеге җинаяте өчен 16 яше тулганнар да җаваплылыкка тартыла. Янау белән бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эшләре (119нчы статья) буенча хөкем карары чыгару җәмәгать судьяларына йөкләнгән. 2016 елда районда җәмәгать судьялары әлеге статьяга нигезләнеп 21 эш карадылар. Бу барлык җинаять эшләренең 27,6 процентын тәшкил итте. Үтерү белән янаган 8 кешегә карата сынау срогы белән шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде, тагын 2се мәҗбүри эшкә тартылды. Шунысын әйтергә кирәк, үтерү белән янаучыларның күпчелеге исерек хәлдә, гомер иткән хатынына кул күтәрә. Үч - салкын килеш бирелергә тиешле аш, дигән әйтем бар. Ачуны контрольдә тоту кешене гомерлек үкенечтән йолып кала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев