Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тереклек өчен куркыныч калдыкларны Татарстан Экология министрлыгына тапшырырга була

Казанда зыянлы көнкүреш калдыклары махсус контейнерларда 30 урында җыела.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасында (Павлюхин ур., 75) куркыныч калдыкларны җыю өчен контейнер барлыкка килде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланылган "энергия саклый торган" лампаларны, градусникларны, шулай ук кечкенә – “бармакча” батареяларны Табигатьне саклау ведомствосында кабул итәләр. Әлеге калдыклар беренче куркынычлылык классына карый, чөнки аларда бик күп зарарлы элементлар бар. Әлеге зарарлы матдәләр табигатьнең пычрануына китерәчәк. Ул калдыклар икенчел чимал булып кулланыла алмый, шунлыктан аларны шулай җыеп, утильләштерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев