Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Территория творчества" Бөтенроссия куләм фестиваль - конкурсы

9 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәрендә, Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында укучылар "Территория творчества" Бөтенроссия фестиваль - конкурсында катнаштылар. Әлеге бәйгедә чыгыш ясаучылар арасында, ТР нын төрле шәһәрләреннән килгэн катнашучылар бар иде: Чебоксар, Казан, Яр Чаллы, Малмыж, Яшел Үзән, Октябрьский (Башкортостан) һ.б.

«Тынлы кораллар» номинациясендә: тынлы оркестр - I нче дәрәҗәдәге Лауреат, Усманов Данис - II нче дәрәҗәдәге Лауреат, Сафиуллин Руслан - I нче дәрәҗәдәге  Дипломант дипломынарына ия булдылар (жирэкчелэре Фәтхуллин А.А.).

«Гомуми фортепиано» номинациясендә: Маркелова Анна һәм Гыйлемханова Рузилә дуэты III дәрәҗәдәге Дипломант дипломынарына ия булды (жирэкчелэре Фәттахова Р. К.)

Жюри әгъзаларынә катнашучыларыбыз барысы да бик әйбәт тәэсир калдырдылар, тынлы оркестрны Чабаксар шәһәренең төрле чараларында һәм бәйгеләрендә катнашырга чакырып калдылар.

Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Киләчәктә иҗади унышлар телибез! (Мәдәният бүлеге)

Положение

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев