Әти булу гомерне кыскарта
Ир-атның беренче баласы иртәрәк туган саен, аның гомер озынлыгы кыскара. Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Әти булуның иң куркыныч яшен дә билгеләгән алар. Бактың исә, 22-24 яшьләрдә бала тәрбияли башларга ярамый икән. Егетләргә әти булырга ашкынырга кирәкми. Хельсинки университеты белгечләре моны үзләренчә дәлилләп тә күрсәткән. Алар 1940-1950 нче...
Ир-атның беренче баласы иртәрәк туган саен, аның гомер озынлыгы кыскара. Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Әти булуның иң куркыныч яшен дә билгеләгән алар. Бактың исә, 22-24 яшьләрдә бала тәрбияли башларга ярамый икән.
Егетләргә әти булырга ашкынырга кирәкми. Хельсинки университеты белгечләре моны үзләренчә дәлилләп тә күрсәткән. Алар 1940-1950 нче елларда туган 30 меңнән артык ир-атны тикшергән. Тәҗрибәдә катнашучыларның 15 проценты - 22дә, 29 проценты - 22-24тә, 18 проценты - 25-26да, калганнары исә 27 яшьтән соң әти булган. Аларны күп еллар дәвамында һәркайсына 54 яшь тулганчы күзәтеп торганнар. Әлеге вакыт аралыгында һәр егерменче ир-ат вафат булган. Үлем очракларының 21 проценты йөрәк авыруларыннан интеккән, ә 16 проценты исә хәмер белән артык нык шаярган.
Тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, 22 яшьтә әти булучылар арасында үлем очраклары 25 процентка ешрак күзәтелә икән. Ә 30-34 яшьтә бала тәрбияли башлаучылар озаграк яши. Шунысын да билгеләп үткәннәр: 27-29 яшьтә тәүге тапкыр әти булучыларның гомер озынлыгы әлеге күрсәткечкә берничек тә бәйле түгел. Алар арасында картлыкка кадәр яшәүчеләр дә, иртә үлүчеләр дә җитәрлек. Галимнәр фикеренчә, гомер озынлыгы һәм бала тәрбияли башлау арасындагы мөнәсәбәт кеше яшәгән мохит яки нәсел үзенчәлекләренә бәйле түгел. Соңгысын дәлилләү өчен абыйлы-энеле ир-атларны да күзәткәннәр хәтта. Шулай итеп, соңрак әти булган энеләренең иртә бала тәрбияли башлаган абыйларына караганда озаграк яшәве ачыкланган.
Әтиләрнең гомерен кыскартучы төп сәбәп дип психологик киеренкелекне атаганнар. Гади генә итеп әйткәндә, ир-атларның нервылары чыдамый икән. Белгечләр әйтүенчә, бала тәрбияләүче гаилә башлыкларына еш кына киләчәккә булган хыялларыннан баш тартып, җиң сызганып акча эшли башларга, гаиләне туендырырга туры килә. Шуның аркасында сәламәтлеккә дә зыян килә. Хәер, моны дәлилләү өчен яңа тикшеренүләр кирәклеген дә әйткәннәр. Ә менә утыздан соң әти булучы ир-атлар шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, шуңа күрә аларга күпкә җиңелрәк дип фаразлаганнар.
Роберт КАДЫЙРОВ, гаилә клиникасында табиб:
- Әлеге яңалыкны ишеткәч көләргә дә, еларга да белмәссең. Миңа мәсьәләнең икенче ягы таныш. Ни кызганыч, бүген илдә яшәүче гаиләләрнең күбесе өйдә бала тавышын ишетергә хыялланып яши. Бүген без нәселсезлек проблемасы белән көрәшергә мәҗбүр. Статистика мәгълүматларына караганда, илдә яшәүче һәр алтынчы пар үз баласын тәрбияли алу бәхетеннән мәхрүм. Дөнья күләмендә бер миллиардка якын кешегә нәселсезлек диагнозы куелган. Шуңа күрә әти булуның яшен билгеләү дөрес түгелдер. Һәрхәлдә, безнең илдә мондый яңалык кертергә кирәкми. Төп проблема ул түгел. Нәселсезлектән дәваланучы гаиләләр бала алып кайту өчен бизмәнгә картлыгын да куярга әзер.
Лилия БОРМУСОВА, психолог:
- Стресс гомер озынлыгын кыскартучы шартларның берсе булырга мөмкин, дигән фикер белән килешәм. Әти булу - ир-ат тормышында өр-яңа баскыч. Көчле затлар моңа әзерме-юкмы, монысы инде икенче мәсьәлә. 22 яшьтә дә ир-ат бала тәрбияли башлау өчен җитлеккән булырга ихтимал. 30 яшьтәгеләрнең дә әти булырга җыенулары турында ишетүгә, сөйгәнен ташлап китү очраклары бар. Барысы да кешенең үзеннән генә тора. Сөйгәне (сөймәгәне дә булырга мөмкин) авырга узуы аркасында гына өйләнергә мәҗбүр булган ир-атлар киләчәктә баланы кабул итмәскә дә мөмкин. Боларның барысын да алдан уйлап эш итәргә кирәк. Ничә яшьтә булуыңа да карамастан, әти булу - горурлык икәнен дә онытырга ярамый.
Илнур хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы:
- Балаларны кечкенә яшьтән үк әти-әни булырлык итеп тәрбияли белергә кирәк. Тик бүгенге җәмгыятьтә мондый үрнәк юк. Иң беренче кимчелек менә шунда. Бездә балага гомер буе сабыйга караган кебек карыйлар. Ә 12-13 яшьлек чикне узгач, ул бала түгел инде, олы кеше. Аны шул вакытта ук әти-әни булырга әзерли башларга кирәк. Гаиләдә дөрес тәрбия алса, иртә әти-әни булуның бернинди кимчелеге дә юк. Шуңа күрә дә ислам дине иртә өйләнүне, иртә әти-әни булуны хуп күрә. Олы яшьтә әти-әни булуга караганда, яхшырак бит бу. Ә чит ил галимнәре тәҗрибәсенә килгәндә, ислам дине моны кабул итми. Ни өченме? Чөнки бала карында вакытта ук аның күпме яшәячәге языла. Иртә өйләнгәнме ул, начар ашаганмы - болар берсе дә гомер озынлыгына тәэсир итми. Әлеге мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә кирәк.
Ирек ГЫЙЛӘҖЕВ, яшь әти:
- Тулысынча килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар бит. Миңа хәзер 24 яшь, туп кебек ике улым бар. Бөтен дөнья алар тирәсендә әйләнә. Ә иптәшләрем әле өйләнергә дә җыенмый. Алар гаилә корып, бала үстерә башлаганчы күпме вакыт уза бит әле. Бала бәхетен күрми калулары да бар. Шулай булганда, картлыкның ни кызыгы бар?! Бүген яшь гаиләләргә тормыш итүе авыр. Ипотека түлисе, дүрт кешелек гаиләне туендырасы бар. Әнә чәчләрем дә агара башлады инде. Биологик вакытны алдап булмыйдыр ул. Финляндия белән Россиядә яшәү шартлары бер түгел. Шуңа күрә әлеге фараз безгә туры киләдер, дип уйламыйм. Озаграк яшисе килә, әлбәттә.
Өйдә бала бар
Акыллым минем...
Балагыз акыллы булып үссен дисәгез, белгечләр сабыйларга түбәндәге ризыкларны күбрәк ашатырга киңәш иткән.
Сөләйман балыгы. Майлы диңгез ризыгында баш мие эшчәнлеге өчен кирәкле матдәләр бар. Балыкны яшелчәләр белән пешерергә кушканнар.
Йомырка. Әлеге ризык хәтерне яхшыртучы холин дигән матдәгә бай. Йомырканы каты итеп пешерергә дә, аннан тәбә әзерләргә дә ярый.
Җир чикләвеге (арахис). Ул - Е витамины чыганагы. Әлеге ризык баш миенең нерв тышчасын ныгыта. Чикләвекне салатка өстәп бирү яхшырак икән.
Солы. Солы боткасы - иртәнге ашка иң яхшы ризык. Бу өлкәннәргә дә кагыла. Солы кушылган ризыклар белән тукланучы балалар сәләтлерәк булулары белән аерылып тора, ди белгечләр.
Җиләк-җимеш. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бакча җиләге һәм кара җиләк хәтерне яхшырта, ә кура җиләге һәм кара бөрлегән орлыклары баш миен яхшырак эшләтә.
Кузаклылар. Балаларга борчак, фасоль һәм ногыт борчагы ашатырга киңәш иткәннәр. Алардагы катлаулы углеводлар кандагы шикәрне арттыра икән.
Ачык төстәге яшелчәләр. Помидор, кишер, кабак кебек яшелчәләр организмдагы зыян күргән күзәнәкләрне кире торгызырга ярдәм итә.
Сөт ризыклары. Аның файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Майсыз кефир, эремчеккә өстенлек бирегез, ди белгечләр.
Ватаным Татарстан
№ 118 | 14.08.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев