Тик утыра алмыйбыз
Бөтен дөньяда туристлар өчен көрәш бара. Шушындый тарихи ядкәрләргә ия була торып, йоклап ята алмыйбыз бит инде. Эшләргә кирәк! Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының химаячеләр һәм административ советларының утырышында әнә шундый фикер яңгырады. Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге туристларны җәлеп итәрлек нинди объектларга баеган? Бу ике тарихи урынга күбрәк нинди транспорт белән киләләр? Болгарда һәм Зөядә тагын ниләр эшләнәчәк? Бу юлы әнә шул сорауларга җавап табылды.
Утырыш башында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дини белем әһәмиятенә, татар телен саклау мөмкинлекләренә дә тукталды. “Дин кешеләре чыгыш ясаганда, телевизордан булсынмы ул, мәчетләрдәме, балаларны күзәтеп торганым бар. Алар шулкадәр игътибар белән тыңлыйлар, һәр сүзне киптергеч кебек үзләренә сеңдереп баралар. Шушы кадәр мәчетләребез була торып, безнең тәрбия җәһәтеннән дә, тел мәсьәләсендә дә мөмкинлекләребез бар әле. Кул кушырып утырмаска, эшләргә кирәк!” – диде ул.
Фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова исә, туристларны кызыктырырлык урыннарга тукталды. Әйтик, Болгарда Идел елгасы яр буен ныгыту эшләре тәмамланган һәм ул халык өчен иң кызыклы урыннарның берсенә әйләнгән. Туристларны анда төрле тарихи корылмалар, һәйкәлләр, археологик лабиринтлар көтә. Кайбер урыннарда мәгълүмат такталары, хәтта аудиоинфоматлар урнаштырылган. Соңгысы Болгар җирлеге турында мәгълүматлар җиткереп тора.
Узган елны Болгарда яңа музейлар да ачылган. Болар – Чәй һәм Спас өязе дворяннары музейлары. Чәй музеенда чәй пешерү алымнары белән танышып булса, дворяннар музеенда шушы өяз дворяннары, мәсәлән, Лихачев, Бутлеров язмышлары белән танышып була.
Зөя утрау-шәһәрчегендә исә рәссам Геннадий Архиреев музее ачылган. Никольский чиркәвендә оештырылган музей да узган ел ачылышы итеп телгә алынды. Геннадий Архиреев музее турында Минтимер Шәймиев аерым тукталды. Әлеге рәссам ГУЛАГ төрмәсендә туган һәм Казанга әнисенең исеме аклангач кына әйләнеп кайта алган. Аның хатыны Светлана Колина, мәрхүм иренең 60лап картинасын әлеге музейга бүләк иткән. Алар арасында төрмә тоткыннарының язмышын сурәтләгәннәре дә байтак.
Шулай итеп, музейлар саны елдан-ел арта. Ларионова әйтүенчә, 2010 елда алар ике җирлектә дә берничә генә булса, 2018 елда Болгарда – 10га, Зөядә 9га җиткән. Ә киләсе елда Болгарда шушы төбәк каһарманы – Абдулла Алиш музее, Су юлы өстендәге кала дигән музей, ташка язылган истәлек язулары музее ачылачак.
Музейлар белән беррәттән, туристлар саны да арткан. 2010 елда Болгар – 50 мең, Зөя утрау-шәһәрчеге 7 мең туристны кабул итсә, 2017 елда Болгарда – 550 мең, Зөядә 500 мең кеше булып киткән. Сәфәрчеләрне су юлы белән кабул итүгә зур игътибар бирелә. 2016 ел белән чагыштырганда теплоходта килүчеләр саны дүрт тапкыр арткан.
Утырышта туристларга уңайлыклар тудыру белән беррәттән, медицина ярдәме күрсәтү пунктларын арттыру турында да сүз булды. Җирле хакимиятләргә фельдшер-акушерлык пунктларын оештыруны контрольгә алырга кушылды. Дөрес, Болгарда да, Зөядә дә ФАПлар бар, әмма җитәрлек түгел. Ул бит җирле халыкка гына түгел, туристларга да кирәк, диде Минтимер Шәймиев. Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин үз белдекләре белән сувенир сату нокталары ачкан кешеләрне тыярга кирәк дигәч, Шәймиев башлыкка, кешеләр белән эшләгәндә сабыр булыгыз, дигән киңәш бирде.
Бүген күбрәк туристлар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу турыда Болгар музей-тыюлыгы директоры урынбасары Лилия Сафина сөйләде. Туристларны вакыйгага корылган туризм белән җәлеп итәргә тырышалар. Мәсәлән, кыш көне “Кыш батыр” спорт фестивале үткәргәннәр. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында тарихи урыннарга махсус машрутлар эшләнәчәк. Бөтен дөньяда туристлар өчен көрәш барганда, без тик утыра алмыйбыз. Шәймиев туристлар белән эшләүгә нәтиҗә ясап, әнә шулай диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев