Тимергали Юлдашев: «Пәйгамбәребез – мөкатдәс зат!» (видео)
Рәбигыль-әүвәл ае дәвам итә. Әлеге күркәм айны без Мәүлид ае буларак билгеләп узабыз. Дин әһелләре ошбу айда Рәсүлебезгә салават, касыйдәләр әйтүне тагын да җанландырып җибәрә.
Дин кардәшләребез рәбигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрендә сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.с.) олылап вәгазьләр укый, мөнәҗәтләр башкара, догалар кыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казаның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән Мәүлид аендагы күркәм дини гореф-гадәтләр хакында сөйләштек.
- Хәзрәт, мөселманнарның Мәүлид аенда бурычлары нидән гыйбарәт?
- Бисмиллаһи-ррахмани-ррахим. Мәүлид ае - ул безнең күркәм гореф-гадәтебез һәм андагы бурыч, иң беренче чиратта, шушы айда Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) салават әйтү. Мәүлид ае - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) туган ае. «Мәүлид» - туу дигәнне аңлата, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) шушы айда дөньяга килгән. Хәтта бөтен галәмдәге җанлы һәм җансыз затлар бөтенесе дә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) салават әйтә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә нәрсә ди? «Күк әһелләре - Аллаһы Тәгалә үзе һәм фәрештәләр аңа салават әйтә. И, иман китергән бәндәләр, и мөселманнар, сез дә салават әйтегез», - ди. Салават әйтү, гомумән, фарыз дигәнне аңлата, һәрбер мөселманга тиеш дигән сүз. Шуңа күрә Мәүлидне билгеләп үтәргә кирәк, аның мәрасимнәре һәм йолалары бик күп. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) касыйдәләр, ягъни мөнәҗәтләр багышлау гадәте дә яшәп килә.
- Хәзрәт, касыйдә әйтүнең аерым таләпләре бармы?
- «Касыйдә» - мактау дигәнне аңлата. Пәйгамбәребезне (с.г.в.с.) мактау шигырьләре, бәетләре дип тә әйтәләр аны. Ягъни Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) карата булган мәхәббәтеңне белдерәсең. Мәүлид аенда гына түгел, башка айларда да Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) салават әйтү, хәер-дога кылу, касыйдәләр уку, мөнәҗәтләр башкару кирәк. Әмма Мәүлид аенда боларның барысын да арттырабыз. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) көненә якынча 300 тапкыр салават әйтергә кирәк, ди галимнәр. «Йа, Раббым, Мөхәммәд (с.г.в.с.) һәм аның әһле бәйтенә, ягъни туганнарына, якыннарына үземнең рәхмәтләремне күндерәм, аңа бәрәкәтләреңне, сәламнәреңне ирештер!» Шулай дип дога кылабыз. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) шундый сүзе дә бар: кем миңа бер салават әйтсә, кешегә ул уны белән кайта. Салаватны - намаз, дога кылу дип тә аңларга ярый, аның төрле тәрҗемәләре бар.
- Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид уңаеннан нәрсәләр оештырыла?
- Без дә башка мәчетләрдәге кебек чаралар уздырабыз. Вәгазь, касыйдәләр уку кичәләре була, татар һәм гарәп телләрендә мөнәҗәтләр яңгырый. Пәйгамбәребезне (с.г.в.с.) мактый торган сүзләр әйтелә, аның турында тулырак итеп сөйләнелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хөрмәтенә дип мәчеткә җыелган кешеләр өчен чәй табыннары да оештырачакбыз, иншалла.
- Шәхсән үзегез, дин әһеле буларак, бу айда күңел-калебегездә нинди уйлар йөртәсез?
- Һәрбер мөселман кешесендә ниндидер бер шатлык хисе булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) туган вакытта дөнья, җир йөзе үзгәрә. Ниндидер нур пәйда була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Мөхәммәд» дип дүрт кенә җирдә әйткән. "Мөхәммәд" дип әйткән вакытта да аның пәйгамбәр икәнен исбатлаучы аятьләр генә килә. Әмма Аллаһы Тәгалә калган пәйгамбәрләргә йә Ибраһим, йә Муса, йә Гайсә дип, исемнәре белән дәшә. Ә Мөхәммәдкә (с.г.в.с.) ул Мөхәммәд дип түгел, «И, Рәсүл!» йә «И, Пәйгамбәр!» дип дәшә. Ул аның дәрәҗәсен күтәрә. Ул Аның хәбибе, ягъни иң яраткан, сөекле бәндәсе. Аллаһы Тәгалә генә түгел, Мәүлид аенда җиһандагы җанлы, җансыз булган затлар бөтенесе дә шатлана. Хәтта Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) әле пәйгамбәрлек иңгәнче үк, бик күп могҗизалар булган. Эссе көндә болыт каплап торган, җансыз ташлар да аны сәламләгән. Корылык вакытында аны сөт анасы Хәлимә үзенә алып китә. Пәйгамбәребезне (с.г.в.с.) үзләренә тәрбиягә алгач, Рәсүл-әкрәм анда 4 яшькә кадәр яши. Сөтсез дөяләр, сыерлар, кәҗәләр сөт бирә башлый. Хәлимә анабыз да сөтсез була. Өмете өзелергә торганда, Мөхәммәдне, бәрәкәте булыр дип, күкрәгенә кыса, һәм хатынның да күкрәгенә сөт төшә! Мөхәммәд булган җирдә бәрәкәт иңә... Әйткәнемчә, мондый могҗизалар Рәсүлебезгә пәйгамбәрлек иңгәнче дә байтак күзәтелә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «И, Мөхәммәд, без сине дөньяга фәкать рәхмәт йөзеннән генә җибәрдек». Пәйгамбәр (с.г.в.с.) безгә генә дә, гарәпләргә генә дә килмәгән, ул бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак килгән. Аның динен бүгенге көнгә кадәр тотабыз, аның бәрәкәтле, тыныч дин икәнен күреп торабыз. Ислам динен тирәнтен белергә теләүчеләргә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) тормыш юлын өйрәнергә кирәк. Аның иң мөһим сыйфаты шунда - ул беркайчан да начарлыкка начарлык белән җавап бирмәгән. Һәрвакыт начарлыкка яхшылык белән генә җавап кайтарган. Ул аның принцибы булган. Аның тормыш юлын өйрәнгән кешеләр моны яхшы белә. Күп кенә фәлсәфәчеләр, язучылар, галимнәр Мөхәммәд (с.г.в.с.) турында укыйлар да, ул бүгенге көндә исән булса, күп кенә четерекле мәсьәләләрне чәй эчкәндә дә хәл итәр иде, диләр. Чыннан да, зур хикмәт иясе булган ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) барча кешелек дөньясы өчен үрнәк!
- Пәйгамбәрдән кумир ясамаска кирәклеген беләбез. Шул ук вакытта аның «Кирәк гозерегезне каберемә килеп сорагыз» дигән хәдисе дә бар, диләр...
- Коръәндә тәвәссүл дигән төшенчә бар. Ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) бәрәкәте аркылы сорау, дигәнне аңлата. Ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хөрмәте аркылы сорау. Аның йөрәге чиста, пакь һәм без - адәмнәр - аның дәрәҗәсенә ирешә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны дөньяда да, ахирәттә дә бөек дәрәҗәләргә күтәргән. «Аллаһы Тәгаләм, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хөрмәтенә теге яки бу әйберне бирсәнә, Раббым, Мөхәммәд хөрмәтенә мине гафу әйләсәңче!» - дип дога кылырга кирәк. Кеше Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) каберенә барамы, өендә утырып кыламы - дөрес була. Әмма бар шундый хәдисләр: пәйгамбәрләр үз каберләрендә тере, диелә. Алар анда намаз укыйлар, дога кылалар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) янына кем генә килмәсен, ул аңа җавап бирәчәк. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.): «Әссәламегаләйкем, Рәсүлулла!» - дип дәшсәң, ул җавап бирмичә калмас, диләр. Гайшә анабыз Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) йоклаганда аның маңгаена чыккан тир тамчыларын җыеп, сәхабәләргә хушбуй итеп биргән. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) - мөкатдәс һәм изге зат. Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә (с.г.в.с.) салаватлар әйтсәк, кыямәт көнендә дәрәҗәбез генә артачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) шәфәгатенә, мәхәббәтенә һәм шуның белән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү - мөселманнарның яшәү мәгънәсе ул.
- Быел мөселман киносы фестивалендә Иран режиссеры Мәҗид Мәҗидинең «Мөхәммәд - Аллаһ рәсүле» дигән фильмы күрсәтелде. Согуд Гарәбстанының голәмәләр шурасы һәм «Әл-Әзһәр» университеты галимнәре, нишләптер, ул картинаны кабул итмәде...
- Күрү, әлбәттә, ишетү кебек түгел. Фильмны карамадым, ишетеп кенә ниндидер бәя бирә алмыйм. Караган булсам, ниндидер фикер әйтә алыр идем. Галимнәр кабул итмәгән икән, димәк, сәбәпләре бар. «Әл-Әзһәр» галимнәре - мәзһәбләрне кабул итә, дөрес гакыйдә буенча юнәлтә торган хак галимнәр. Фикер чыгарганнар икән, димәк, алар белән килешергә кирәк. Без, бу очракта, гади имамнар гына...
Гайшә анабыздан: «Пәйгамбәребез нинди ул?» - дип сорагач: «Коръән укыйсызмы? Холкы Коръән иде...» - дигән. Димәк, Коръән буенча яшәгән. Коръәнне укып, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) тормыш юлын барлыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турындагы документаль, әдәби әсәрләрнең күбесе дөреслеккә туры килә, чөнки алар хәдисләргә нигезләнгән...
- Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турында кино төшерүгә ничек карыйсыз, моны дөрес гамәл дип саныйсызмы?
- Минемчә, андый кинолар кирәк түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) турында документаль фильмнар төшерелсә, анысы ярыйдыр. Ә менә нәфис фильм, уйдырмаларга нигезләнгәне кирәкмәс, чөнки кешеләр аны җанлы итеп күз алдына китерә башлый. Ә инде йөзен дә күрсәтсәләр, барысы да шундый булган икән, дип уйлый ук башларлар иде. Ә чынлыкта аны гәүдәләндерүче шәхес - ул гади бер артист кына бит! Пәйгамбәрләрнең йөзләрен бөтенләй күрсәтергә ярамый, чөнки аны Аллаһы Тәгаләдән башка беркем белми. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) сурәтен ясап, аңа табына башламасыннар өчен, аны Аллаһы Тәгалә яшергән. Аның йөзен сәхабәләрдән башка беркем белми. Рәсүлне сурәтләгән кыйссаларда исә күркәм йөзле, йомшак холыклы, чәчләре колактан түбән, күзләре сөрмә кебек кап-кара, матур булган, үзеннән һәрчак хуш ис бөркелгән, дип тасвирлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев