Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимур Акулов соңгы әңгәмәсендә: Мин Татарстаныбыз өчен бик шат

Бүген вафат булган Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе агентлыкка соңгы интервьюсын биргән.

Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов, вафаты алдыннан соңгы интверьюны “Татар-информ” агентлыгына биргән һәм әңгәмә вакытында Татарстан өчен бик шат булуын белдергән булган.

“Мин безнең Татарстан өчен бик шат, телевизор караган саен сөенәм: предприятиеләр ачыла, Алабуга махсус икътисади зонасы эшли, Менделеевск заводы эшли – барысы да эшли”, - дип әйткән Тимур Акулов.

Интервьюда ул агентлык хәбәрчесенә санкцияләр Татарстанга югарырак дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итә, туксанынчы елларда республиканың тышкы элемтәләре, Шәймиевның чит илләргә сәфәрләре, Әфганстанга баруы турында сөйләгән.

"Татар-информ" бүген, 2 майда, Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды дип хәбәр ите.

Әңгәмәнең тулы тексты “События” порталында чыккан.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев