Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары башланды

Яңа ел нинди бәйрәм дигән сорауга тинчуринлылар үз җавабын тапкан.

20 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында традицион Яңа ел тамашалары башланып китте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр фойесында урнаштырылган чыршы тирәсендә интермедия оештырылды. Бу өлештә балалар Кар патшабикәсе, Кара ханбикә, Фиксик Симка, Татар малае һәм башка әкият, мультфильм геройлары белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнады, җырлады, биеде. Бәйрәмдә сабыйларга Яңа елның төп сәбәпчеләре – Кыш Бабай белән Кар Кызын күрү бәхете дә тәтеде.

Соңрак нәни дусларыбызга Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин әсәре буенча куелган «Нәрсә соң ул Яңа ел?» әкияте күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Яңа ел көнне абыйлы-сеңелле Рөстәм белән Айсылу өйдә ялгызы гына калалар. Рөстәм, аңын компьютер шаукымы томалаган күп кенә замандашлары төсле, Кыш бабай белән Кар кызы барлыгына ышанмый. Айсылу исә, киресенчә, җирдә тылсым, могҗиза булуына чын-чынлап ышана һәм Кыш бабай килүен сабыйларча түземсезлек белән көтә. Әмма Кыш бабайга кадәр өйдә, иске авыл сандыгыннан, Шым-шым атлы нәни бичура пәйда була... Бик күп тылсым, юмор һәм төрле могҗиза белән сугарылган әлеге әкият нәниләргә серле Яңа ел бәйрәменең асылын ныграк аңларга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез: Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Балаларга шулай ук тылсымлы маҗараларга бай «Али Баба һәм өч карак», «Шүрәле-online» әкиятләре дә тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Күмәк заявкалар буенча да заказлар кабул ителә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев