Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнә һәм Тәтешкә Сабадан үрнәк алырга кирәк

Республикабызда электрон хезмәтләрдән иң актив файдаланучылар Чаллы, Казан шәһәре, Түбән Кама, Саба һәм Зәй районнарында яши икән. Ә менә Әтнә, Тәтеш, Яңа Чишмә, Менделеевск, Әлки районнарында әле дә «искечә» эш итәләр. Бу Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының төп кулланучыларын билгеләү нәтиҗәсендә ачыкланган. Почта, банк бүлекчәләре, элемтә кибетләре, төрле дәүләт...

Республикабызда электрон хезмәтләрдән иң актив файдаланучылар Чаллы, Казан шәһәре, Түбән Кама, Саба һәм Зәй районнарында яши икән. Ә менә Әтнә, Тәтеш, Яңа Чишмә, Менделеевск, Әлки районнарында әле дә «искечә» эш итәләр. Бу Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының төп кулланучыларын билгеләү нәтиҗәсендә ачыкланган.


Почта, банк бүлекчәләре, элемтә кибетләре, төрле дәүләт учреждениеләренең эш вакыты чикле булса, мәгълүмати технологияләр ял итми - тәүлек буе эшли. Шуңа да төрле хезмәтләрдән электрон куллану да елдан-ел күбрәк популярлык казана. Әйтик, агымдагы елның 10 аенда гына да 66 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән. Узган айның шул ук вакыты белән чагыштырганда 1,4 тапкырга үсеш күзәтелә. Портал аша 8,3 миллиард сумлык түләүләр башкарылган.


- Агымдагы елга үсеш планнары төзелгәндә, без моннан түбәнрәк күрсәткечләр билгеләгән идек. Шуңа да нәтиҗәләр бик тә сөендерә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы елдан-ел зуррак ышаныч яулый, - ди Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Шәһәрләр турында сүз барганда, биредә заманча технологияләр белән эш итүчеләр күбрәк булуы аңлашыла: халкы да яшьрәк - балалар бишектән диярлек гаджет тотып үсә хәзер. Аннары зур мегаполиста тормыш та җанлырак - көн дә диярлек ниндидер хезмәттән файдалану таләп ителә, ә һәр минутың кадерле. Саба һәм Зәй районнарында мондый алдынгылык исә район җитәкчелегенең әлеге юнәлештәге тырышлыгы, ресурс оешмалар белән тыгыз эшчәнлек алып баруының нәтиҗәсе, дип аңлатты Роман Шәйхетдинов.

Барыннан да бигрәк халык табибка, социаль яклау бүлекчәсенә электрон язылуның уңайлыгын тойган. Бу хезмәтләрдән файдалану 1,9 тапкырга артып, 13 миллион дәрәҗәсенә якынлашкан. Никах теркәүгә, балалар бакчасына чиратка басу өчен гаризалар бирү дә хәзер күбесенчә электрон сыйфатта башкарыла.

Алия Сөнгатуллина - Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан иң актив кулланучыларның берсе. Биш еллар элек беренче тапкыр олы кызын электрон рәвештә балалар бакчасына чиратка бастырган ул. Кечкенә баласы булган кешегә табибларга да еш мөрәҗәгать итәргә туры килә, билгеле. Компьютер аша гына язылуның уңайлыгын бик тиз сизеп алган ул. Үзенә кирәкле дата һәм вакытны сайлый да, билгеләнгән вакытка гына бара.

- Хәзер инде безнең икенче балабыз туды. Аны да балалар бакчасына чиратка электрон рәвештә генә бастырдым. Чиратының барышын даими күзәтеп барам. Бер кыенлыгы да юк. Элеккеге кебек район мәгариф идарәсенә шалтыратып, барып изалану түгел инде. Ике еллар элек түләүләрне дә почта, банкка йөрмичә генә түли башладым. Кулда ике бала булганда, әллә кая барып йөрү, аннары чират тору бик кыен. Ә монда үзеңә уңайлы вакытта интернетка кердең дә, бар кирәген эшләп чыктың. Балалар бакчасы, коммуналь хезмәтләр, социаль ипотека өчен дә шулай гына түлим хәзер. Өстәвенә акча да янга кала әле. Әлеге түләүләрне комиссиясез башкару мөмкинлеге бар бит, - ди Алия.


Мәгълүм булганча, порталдагы хезмәтләр санын арттыру, аларны тагын да уңайлырак итү юнәлешендә даими эш алып барыла. Бу максатларга ел саен 17-18 миллион сум тотыла. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, ниндидер хезмәтләр өстәлгәндә, алардан файдалануның аңлаешлы булуына һәм тизлегенә игътибар бирелә. Кулланучы нибары өч «төймәгә» басып, үзенә кирәк гамәлне үтәп чыгарга тиеш. Башта билгеле бер хезмәтнең популярлыгына анализ ясала, аның электрон сыйфатта күрсәтелү ихтыяҗы өйрәнелә. Бизнес, ивестицион климат, гражданнар өчен иң мөһимнәре генә порталда урын ала.




2017 елда электрон хезмәтләр һәм сервислар саны тагын да артачак. Мисал өчен, җәмәгать судьясына дәгъва тапшыру өчен дәүләт пошлинасын түләү, аерым категорияләргә транспортта йөрү, дарулар алу, коммуналь түләүләрне башкару өчен субсидия билгеләү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү кебек яңа категорияләр кертеләчәк. Барлыгы исә бүгенге көндә порталда 240 хезмәт һәм сервис тәкъдим ителә.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев