Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түндербаш: дарумы, агумы?

Чир бугазына ябышса, кеше мөмкин булган бөтен җирдән дәва эзли башлый - яшисе килә бит, якты дөньядан кем туйган? Буа районындагы Яңа Авылда яшәүче, түндербаш үләненнән дару ясаучы Әнвәр абый Низамов өеннән дә халык өзелми. "Абау, бигрәк күп икән чирлеләр!" - дип шакката 92 яшьлек сугыш ветераны. - Бервакыт хатыным...

Чир бугазына ябышса, кеше мөмкин булган бөтен җирдән дәва эзли башлый - яшисе килә бит, якты дөньядан кем туйган? Буа районындагы Яңа Авылда яшәүче, түндербаш үләненнән дару ясаучы Әнвәр абый Низамов өеннән дә халык өзелми. "Абау, бигрәк күп икән чирлеләр!" - дип шакката 92 яшьлек сугыш ветераны.

- Бервакыт хатыным флюорография үтте дә, Буа табиблары аны Казанга җибәрделәр, - дип сөйләде Әнвәр абый (рәсемдә). - Онкология диспансерында тикшергәннән соң аңа: "Үпкәңдә берничә җирдә яман шеш үсә башлаган", - дигәннәр. Дарулар язып, өйдә дәваланырга кайтарып җибәргәннәр. Шуннан Буа районы, Кыят авылында яшәүче олы улыбызның хатыны эшендәге иптәшләренә: "Әнидә яман шеш таптылар, нишләргә инде?" - дип, борчуын уртаклашкан. Күпмедер вакыттан бер марҗа хатыны: "Минем иптәш хатын менә бу үлән белән дәваланган иде", - дип, киленебезгә түндербаш үсемлеген алып килеп күрсәткән. Без аны эзләп таптык, ул юл читләрендә, су буйларында, чокыр-чакырда, кычыткан, тигәнәк арасында үсә икән. Теге хатын өйрәткәнчә, үләннән дару ясадык. Карчыгым шуны ике курс эчте дә, бер ай ял итте, аннан тагын бер курс эчте. Шуннан, Буадан юллама алып, Казанга тикшеренергә барды. Карасалар, яман шеше беткән! Ник дисәң, башланып кына килә торган чагы булган ул чирнең. Бик көчле агулы түндербаш чирне җиңгән. Бу үлән өч төрле була. Шуның бер төрлесеннән бер тәүлектән соң тычкан сидеге исе килә, шунысыннан гына дару ясап була. Аны тамчылап кына кулланалар.

Ләкин түндербаш төнәтмәсе ракның беренче, икенче стадияләрендә генә нәтиҗә бирә, зуррак стадияләрдә инде җиңә алмый. Чирләре азып киткән авырулар да килә миңа. Турысын әйтәм: "Вакытыгызны уздырып, юлга, аракыга акча туздырып йөрмәгез, бу стадиядә инде төнәтмәнең файдасы юк", - дим.

Түндербашны чәчәк аткан вакытта гына җыю файдалы. Ә бу - нибары ике атна. Быел май бик җылы килгәнлектән, түндербаш июнь башында ук өлгерде. Мин ничек эшлим: дару сораучыга кечерәк банка һәм аракы яки спирт алып килергә кушам. Шуннан ул кеше бакчамда утырып кала, ә мин халат, перчаткалар киеп, велосипедыма атланып, үләнне җыеп кайтам: даруны яңа гына өзеп алынган үләннән ясарга кирәк. Төнәтмәне бергәләп ясыйбыз: түндербашның яфраклары белән чәчәкләрен генә өзеп алып банкага тыгызлап тутырабыз, өстенә спирт яки аракы салабыз (шулай эшли торгач, түндербашның орлыклары чәчелеп калып, бакчада да үсә хәзер). Ничек кулланырга кирәклеген аңлатып, даруны чирленең кулына тоттырып җибәрәм. Төнәтмәне ясагач ике атна караңгы урында тотасы. Аннан көненә бер тамчыдан эчә башлап, көн саен бер тамчы арттыра барып - кырык көн, шуннан бер тамчыга киметә барып, тагын кырык көн эчәсе. Шулай итеп, бер курс - сиксән көн. Аннан, берәр ай ял итеп, тагын эчәргә кирәк. Төнәтмә суыткычта торырга тиеш.

Мин бу эшләр өчен акча алмыйм. Тормышым зарланырлык түгел, үз акчам үземә җитә, шөкер. Кешенең чиреннән файдаланып акча эшләү хәерле эш түгел. Үз башыбыздан үткәнгә күрә чирле кешеләргә ярдәм итәсем килә, бары шул гына. Кипкән түндербаштан дару ясап булмый, аның файдасы юк. Чәчәк атканда чәчәге белән яфрагын гына җыярга кирәк, бүтән өлешен ярамый. Мин аның орлыгын да җыеп калам, үзе үстерәсе килгән кешегә биреп җибәрәм. (Әнвәр абый үләннең орлыгын күрсәтте, укроп орлыгына охшаган - Н.С.) Миннән: "Калган даруыгыз юкмы соң?" - дип сорыйлар. Каян килсен инде: күпләп ясыйм дисәң, чиләкләп аракы кирәк бит! Мондый чирлеләр, ай-һай, күп икән, төнәтмәне мичкәләп ясасаң да җитә торган түгел. Менә үземә дип ясаган идем, бетте - елап киләләр дә, салып биреп җибәрәм (Әнвәр абый эченә түндербаш үләне тутырылган, сыеклыгы аз гына калган ярты литр чамасындагы озынча банка күрсәтте - Н.С.) Әле күптән түгел Нурлат районыннан килгәннәр иде, буш кул белән борып чыгарырга туры килде. Килгәнче телефоннан чылтыратып белешсәләр ярар иде дә соң, кешенең кайда яшәгәнен белгәч, хәзер телефон номерын табуы кыен эш түгел бит инде. Казаннарны әйтмим дә инде, төнәтмә сорап Бөгелмәдән, Ульяннан, Чабаксардан, Йошкар-Оладан кадәр киләләр. Казаннан бер табиб та чылтыратты хәтта. "Сез үзегез табиб бит, рәсми медицина ярдәм итмиме?" - дим. "Минем үземә түгел ул, ә мин үләннәр белән дәвалауны хуплыйм, кызганыч, безгә халык медицинасын укытмадылар", - ди. Казаннан бер хатын бала белән килгән иде. Баласында яман шеш икән. "Мин врач түгел, балага бу куркыныч, көчле төнәтмәне бирә алмыйм, ярыймы-юкмы, башта врачыңнан сора", - дидем. Казанына кайтып, сырхауханәдә ятып чыккач та, икенче көнне үк кабат килеп алып китте: врачыннан сорашкан, анысы баланы төнәтмә белән дәвалап карарга рөхсәт иткән.

Кайсыдыр газетада бер табиб: "Яман шеш булмасын өчен түндербаш төнәтмәсен сәламәт кешегә дә елына бер тапкыр эчәргә кирәк", - дип язган иде. Мин үзем кыш көне шулай бер тапкыр эчеп алам. Саулыгымнан зарланмыйм. Үземнең медицинага катнашым юк, гомер буе физика, астрономия укыттым. Карчыгым да гомер буе шушы авылда укытты. Яман шеш белән чирләгәннән соң ул тагын 25 ел яшәде, 90 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте. Яман шештән түгел, бүтән авырудан. Инде бишенче ел ялгызым яшим. Ялгызлык бер дә рәхәт түгел. Рәхәт булса, бөтен кеше ялгыз яшәр иде, Ходай юкка гына бөтен тере затны парлы итеп яратмаган шул. Өйгә кеше килсә, шатланып китәм. Дөрес, өч балам, кияү-киленнәрем килеп-кайтып хәлемне белеп торалар. Әмма яныңда җәмәгатең булу кирәк шул...

Тугызынчы класста укыганда фототүгәрәккә йөреп алган идем. 17 яшемнән сугышка киттем, миңа 20 тулганда сугыш бетте, аннан әле тагын ике ел Австриядә хезмәт иттем. Герман җиренә кергәч, фотоаппарат таптым. Шуның белән мөмкинлек чыккан саен, фотога төшереп бардым. Аяк басмаган җир калмады: Украина, Белоруссия, Молдавия, Польша, Румыния, Германия... Ә сугышны Чехословакиядә, Праганы азат итеп тәмамладым. Туган якка исән-сау әйләнеп кайткач, фотоларның барысын да ясаттым. Хәзер әледән-әле шушы фотоальбомны караштырып, яуда ут-суны бергә кичкән дусларымны искә төшереп, моңаеп утырам. Аларның берсе дә якты дөньяда юк инде...

Без халык медицинасы чәчәк аткан заманда яшибез. Төрле чирдән, аеруча яман шештән дәвалану яки аны булдырмау өчен халык ни генә кулланмый: каен дегете, канлы үлән, түндербаш, чебен гөмбәсе төнәтмәләре... "Һәр авыруга Аллаһының дәвасы бар", - диелә бер хәдистә. Халык әнә шул дәваны эзли дә инде. Әмма төрле төнәтмәләр, аерым алганда түндербаш төнәтмәсе яман шештән, чыннан да, файдалы микән соң? Республика Онкология клиник сырхауханәсенең 1 нче химия терапиясе бүлеге мөдире, Республиканың атказанган табибы, Русия дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәтшина Гүзәл Зиннур кызы әлеге сорауларга: "Юк, түндербаш белән яман шешне дәвалап булмый, аның бавырга җыелып бару үзлеге бар, көннәрдән бер көнне бавыр түзми, эштән чыга. Химия терапиясе белән түндербаш төнәтмәсен бер вакытта куллану 100 процент очракта үлемгә китерә. Әгәр түндербаш белән генә җиңеп булса, яман шешле чирлеләрне дәвалау өчен фәлән кадәр чыгым түгәргә дә кирәкмәс иде", - диде.

Русиядә түндербаш рәсми медицинада унтугызынчы гасыр ахырына кадәр кулланылган. Бик көчле агулы булганлыктан һәм дәвалаганда аның белән агулану очраклары теркәлгәнлектән, хәзер түндербаш белән дәвалау катгый тыела. Әмма табиблар, галимнәр, халык дәвачылары арасында түндербашның файдасы һәм зыяны турында бәхәс һаман да булса дәвам итә. Берәүләре аны куллану һич ярамый - ул үтергеч агулы, бөтен организмга зыян сала дип чәчрәп чыкса, икенчеләре аның файдасын мактап бетерә алмый. Интернет форумнарында түндербаш төнәтмәсе белән дәваланып, яман шешне җиңүләре яки якыннарының гомерләрен табиблар әйткән фараздан күпкә озайтулары турында да, бу үләннән зыян күрүләре турында да язучылар күп. Интернетта шулай ук өч-дүрт кило чи түндербашның атны яки сыерны үтерергә сәләтле булуы, биек үскән түндербашның куыш сабагыннан сыбызгы ясап уйнаган балаларның агулану очраклары турында да язылган. Укроп кебек чатыр чәчәклеләр семьялыгына караучы түндербашны икенче төрле "агулы зонт", "тимгелле агу уты", "елан көпшәсе", "сасыкай" дип тә йөртәләр. Түндербашта бик көчле биш төрле матдә бар, шуның иң агулысы, тере организм нервларын параличларга сәләтлесе - кониин матдәсе икән. Элек түндербаш ярдәмендә эпилепсия, йөрәк, кече һәм олы йомышларны үти алмау чирләрен, бума ютәлне һәм төрле шешләрне дәвалаганнар. Австрия, Германия, Франция, Венесуэла, Греция, Испания, Мексика, Португалия, Румыния, Чили һәм кайбер бүтән илләрдә яман шештән саклану һәм аннан дәвалануда түндербашны рәсми рәвештә һаман да киң кулланалар.

Шулай итеп, дәваланыргамы түндербаш белән, юкмы? Һәркем үзе хәл итә, чөнки үз хәлен һәркем үзе генә белә. Һәрхәлдә, беренче сукмак табибка илтергә тиеш. Сәламәт булыгыз!

Назилә САФИУЛЛИНА

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев