Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын беренче тапкыр Россиягә килде
Иртәгә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.
Бүген Корея Халык Демократик Республикасы җитәкчесе Ким Чен Ын үзенең махсус бронепоездына утырып Владивосток вокзалына килде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
Поезд беренче юлга килде. Ким Чен Ын кызыл келәмнән узды. Аны вокзал янындагы мәйданда хәрби оркестр каршы алды, диелгән бу хәбәрдә.
Ким Чен Ын Рус утравына Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусына барачак. Шунда ул иртәгә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.
#KimJongUn arrives in Vladivostok ahead of summit with #Putin#PutinKimSummit
— Ruptly (@Ruptly) 24 апреля 2019 г.
LIVE: https://t.co/PjUz5En9el pic.twitter.com/HFQjXJ5ItA
Фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев