Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак – коммуналь хуҗалыгына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар

Сорауларны гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында бирергә булачак.

2-5 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бөтенроссия гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында торак – коммуналь хуҗалыкның иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Тематик атна 2 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең (opriemnaya116) Инстаграм – аккаунтында туры эфирда ачыла. Эфирда РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин һәм «ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов катнашачак. Онлайн-дискуссия ахырында экспертлар безнең республикада яшәүчеләрне дистанцион кабул итәчәкләр.

Кабул итүгә алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат 8(843)238-10-00 телефоны буенча.

Гражданнарны тематик кабул итү Skype аша Priemnayaer116, WhatsAppтан  8-987-205-00-63 номеры буенча,  шулай ук 8-800-21-16-00 телефон буенча кайнар линия телефоны («Минем депутат» порталы) аша алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев