Тормышны уңай якка үзгәртү өчен гади киңәшләр
Беренче карашка гади генә күренгән киңәшләр дә тормышны уңай якка үзгәртә ала. Менә аларның кайберләре: Презентация вакытында янәшәгездә су торсын. Нәрсә әйтергә кирәклеген онытып җибәрсәгез, су йотып куегыз. Халык моны аңламый да калырга мөмкин, ә сез ул арада фикерегезне туплый аласыз. Көнкүреш техникасы кибетендә сатучы-консультантны таба алмыйсызмы? Иң кыйммәтле телевизор...
Беренче карашка гади генә күренгән киңәшләр дә тормышны уңай якка үзгәртә ала. Менә аларның кайберләре:
- Презентация вакытында янәшәгездә су торсын. Нәрсә әйтергә кирәклеген онытып җибәрсәгез, су йотып куегыз. Халык моны аңламый да калырга мөмкин, ә сез ул арада фикерегезне туплый аласыз.
- Көнкүреш техникасы кибетендә сатучы-консультантны таба алмыйсызмы? Иң кыйммәтле телевизор яки компьютер каршына басыгыз да бәясен өйрәнегез. Сатучы шунда ук килеп баса.
- Зәңгәр ручкага кызыл төстәге «калпак» кидерегез, аны беркем дә алып китми.
- Кибеттә иң арзанлы товар бик аста яки өстә була.
- Грейпфрут яки әфлисун сатып алганда, аларның авырлыгына карагыз. Авыр булган саен, ул сусылрак һәм тәмлерәк.
- Өйдән чыкканда кирәкле әйберне онытмас өчен, аны аяк киемегез эченә куегыз.
- Кечкенә балагыз өчен электрон почта булдырып, шунда аның бөтен фотоларын җибәреп барыгыз. 18 яшенә җиткәч, логин белән паролен әйтегез. Аңа үз фотоларын карарга кызык булачак.
- Камыр ризыгы пешергәндә күкәй булмаса, аның урынына банан кулланыгыз. Бер күкәйгә - ярты банан.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев