Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәравих намазлары

Бу көннәрдә районыбыз мәчетләрендә зур җанлылык сизелә. Кояш баеганнан соң авыз ачкач, халык җәмәгать белән Тәравих намазы укырга җыела.

Кайбер көннәрдә ифтар мәҗлесләре дә үткәрелә.Аш-су  ураза тота алмаучыларның фидия сәдакасы хисабына да, аерым кешеләр биргән хәер акчасына да әзерләнә. Авыз ачтырырга ният кылучылар арасында азык-төлекне үзләре пешереп алып килеп  табын коручылар да бар. Ифтар өстәле савап “җыючы” волонтер кызлар, ханымнар ярдәме белән әзерләнә, мәчеткә әти-әниләре белән килүче балалар да  булыша.  Ястүдән соң  Тәравих намазын мәчет имамы Алмаз хәзрәт Гаянов үткәрә. Ул 20 рәкәгать итеп башкарыла. Көндез белән мәчеттә гимназия укучысы, кечкенәдән дини тәрбия алып үскән Камол Камолов Коръәнне хәтем кыла.

Сабаның “Мотыйгулла” мәчетендә дә Тәравих намазында Коръән хәтем кылына. Шуңа да Рамазан аенда гына укыла торган бу намаз биредә гадәттәгедән озаграк башкарыла.  Җәмәгать намазны Мәскәүдән  кайткан  Коръән Хафизга  кушылып укый. Ифтар мәҗлесләре биредә дә зур оешканлык белән уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев