Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядә һава шарлары җитештерә башлаячаклар

Төркиянең беренче һава шарлары сәүдә мәйданнарына якынча 2019 елда чыгачак.

Төркиядә һава шарларын җитештерү җайга салыначак. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Тиешле килешү Otonom Teknoloji компаниясе һәм Kapadokya Balon Bakım ve Üretim фирмасы арасында Антальяда Eurasia Airshow күргәзмәсе кысаларында төзелгән.

“Һава шарлары – үзләре бер сату-алу тармагы. Хәзер бу өлкәгә игъибар зур булачак”, - дип җиткергән “Анадолу” агентлыгына Otonom Teknoloji башлыгы Незир Эртурк. Аның сүзләренчә, Төркиядә җитештерәләчәк беренче һава шарлары сәүдә мәйданнарына якынча 2019 елда чыгачак.

Kapadokya Balon Bakım ve Üretim AŞ компаниясе башлыгы Мурат Чобан аларның бәяләре, күләменә карап, 120-150 мең евро тирәсе торыр, дип җиткергән.
“Анадолу” агентлыгы Eurasia Airshow күргәзмәсенең яңалыклар буенча хезмәттәше булып тора.

Фото: aa.com.tr

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев