Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядәге таш күпер Гиннесның рекордлар китабына керергә мөмкин

Гиннес рекордлар китабының милли редакциясе Узункёпрю районы хакимиятенең гаризасын кабул итте. (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Эдирне провинциясе Узункёпрю районы муниципалитеты Гиннес рекордлар китабының Төркиядәге милли редакциясенә Узункёпрю күперен («Озын күпер») дөньядагы иң озын таш күпер буларак теркәү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. Узункёпрю...

Гиннес рекордлар китабының милли редакциясе Узункёпрю районы хакимиятенең гаризасын кабул итте.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Эдирне провинциясе Узункёпрю районы муниципалитеты Гиннес рекордлар китабының Төркиядәге милли редакциясенә Узункёпрю күперен («Озын күпер») дөньядагы иң озын таш күпер буларак теркәү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

Узункёпрю күпере ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән иде инде.

Гиннес рекордлар китабының милли редакциясе гаризаны кабул итте. Киләсе айда күпернең озынлыгын үлчәячәкләр.

Әлеге күпер Эргене елгасы аша төзелгән. Ул - Анатолия һәм Балкан ярымутравын тоташтыра торган бердәнбер таш күпер.

Күпер 1426-1443 елларда Госманлы дәүләте солтаны Морад II боерыгы белән баш архитектор Мөслихиддин тарафыннан төзелгән. Аның озынлыгы - 1392, киңлеге 6,80 метр тәшкил итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев