Кесә телефоннарының әле чыга башлаган чаклары гына иде. Мин дә әнигә ялына-ялына телефон алдырдым. Минем иптәш кызлар да, егетләр дә берәм-берәм телефонлы булдылар. Беркөнне иптәш кызым белән дискотекага барырга сөйләштек.
Киенеп беткәч, ишек төбендә телефоным шалтырады. Карыйм, бөтенләй ят номер. Кем икән бу дип, кызыксыну көчле бит инде, трубканы алдым.
- Сәлам! - диде ят бер тавыш. - Хәлләр ничек? Нишлисең?
Мин бу шалтыратучының кем икәнлеген ачыкларга тырышып, берничә секунд эндәшми тордым. Дус егетләр, танышлар арасында мондый ягымлы тавышлылар юк иде. Мин сөйләшүне дәвам итәргә булдым:
- Менә, Рәмзия белән дискотекага барабыз әле.
- Кайсы Рәмзия? Әйдә, анда барма! Минем машинаның бер җире килеп чыгарга тора. Синең абыең сервиста эшли, шуңа гына күрсәтеп кайтыйк әле?
Мин инде аңладым. Бөтенләй таныш түгел егет шалтырата. Аңа номерны ялгыштыгыз, дип әйтәсем килә, ләкин тел әйләнми. Сөйләшү теләгем шундый көчле.
- Юк, мин әйтәм. - Рәмзия көтеп тора. Үзең генә бар.
- Ярый инде, синнән үтенеп диярлек сорыйм! Хәзер подъезд төбегезгә киләм.
- Ярар, кил,- дидем дә, телефонны сүндердем.
Дискотекага барганда, бу кызык хәлне Рәмзиягә сөйләдем. Менә, көтә инде бу егет телефонын бутап шалтыраткан теге кызның подъезды төбендә! Ә тегесенең гамендә дә юк, бу турыда белми дә! "- дип көлештек. Дискотекада бераз "тузаннарны коеп", биеп алгач, ял итәргә тышка чыктык. Берзаман телефоным телгә килде. Алдым.
- Тыңлагыз әле, мин бит сезгә дип шалтыратмаган идем!
- Әйе шул,- дидем мин, көлеп.
Баксаң, ул исендә калганча гына үзенең таныш бер кызына шалтыраткан икән. Нибары бер санга ялгышкан һәм миңа эләккән. Кирәк бит! Минем аның матур тавышын тыңлыйсым килә, һаман сөйләшүне өзмим. Мондый шалтыратулар атлаган саен булмый бит.
Икенче, өченче көнне ул тагын шалтыратты. Әйдә, очрашыйк әле, диде. Мин бу очрашуга әле әзер түгел идем, төрле сәбәпләр таптым. Шулай ике атналап вакыт үтте. Таныш булмаган егет (аның исеме Васил иде) мине күрешергә кабат-кабат кыстады. Бер кичтә кызлар белән өй каршында беседкада утыра идек. Васил тагын шалтыратты. Бу юлы инде янда иптәшләр дә булгач, кыюланып киттем. Адресны әйтеп, шушы урынга кил, дидем. Менә берзаман яныбызга ак "Жигули" килеп туктады. Аннан озын буйлы, дулкынланыбрак торган чәчле бер егет төште. Мин аны күрү белән аһ иттем. Күкрәгем уртасыннан нидер яндырып үтте. Бер күрүдә гашыйк булу шулдыр инде ул. Янымдагы Рәмзия, Диана нидер сөйлиләр, мин аларны ишетмим дә. Күзләрем - Василдә. Аның ягымлы, йомшак тавышы, кызык сүзләр кыстырып сөйләшүе тәмам әсир итте.
Без икенче көнне икәү генә очраштык. Васил минем телефон номерын төшендә күргәнлеген әйтте. Белмим, ышанырга микән сиңа, дидем. "Нигә, Менделеев та таблицасын башта төшендә күргән бит!" - дип көлде ул. Василнең дә мине ошатуын сиздем. Әле дә аның миңа сокланып караулары, колагыма назлы сүзләр пышылдавы хәтеремдә кичәге кебек саклана. Бу очрашулардан соң 15 еллап вакыт узды. Без инде - ир белән хатын. Ике малай үстереп ятабыз.
Нет комментариев