Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Төшнең 7 сәгатьлеге, 7 көнлеге, 7 айлыгы, 7 еллыгы була..."

Борын-борын заманнардан ук кешеләр төшләргә зур әһәмият биргән. Оракул, күрәзәчеләр юраган төшләргә нигезләнеп, хакимнәр һәм гаскәр башлыклары карарлар кабул иткән. Гасырлар дәвамында һәртөрле галимнәр, белгечләр әлеге гаҗәеп феноменны өйрәнсәләр дә, бүгенгәчә табышмакның серенә төшенә алганнары юк. Шунысы да кызык, йокыдан торып ун минут узуга, кеше күргән төшләренең күп өлешен оныта....

Борын-борын заманнардан ук кешеләр төшләргә зур әһәмият биргән. Оракул, күрәзәчеләр юраган төшләргә нигезләнеп, хакимнәр һәм гаскәр башлыклары карарлар кабул иткән. Гасырлар дәвамында һәртөрле галимнәр, белгечләр әлеге гаҗәеп феноменны өйрәнсәләр дә, бүгенгәчә табышмакның серенә төшенә алганнары юк. Шунысы да кызык, йокыдан торып ун минут узуга, кеше күргән төшләренең күп өлешен оныта.
Тарихта төшләр аркасында төрле ачыш ясаучылар, музыка, шигырь, романнар «язып» уянучылар хакында билгеле. Мәсәлән, Менделеевның таблицасы шул рәвешле «туа». Бетховен да үзенең бер әсәрен төшендә иҗат итә…
Өчтән алып сигезгәчә яшьтәге балалар куркыныч төшләрне, олылар тормыш дәвамында күргәнгә караганда, күпкә артыграк күрәләр. Кеше һәр 90 минут саен төшләнергә сәләтле.
Көнбатыш Африкада яшәүче Ашанти халкы аларны шулкадәрле ышанып кабул итә ки, эротик төшендә чит ир хатынын күргән ирне җәзага тартырга мөмкиннәр.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы китапларда күп еллар дәвамында тупланган юраулар бәян ителә. Ванга, Фрейд, Миллер… кебек данлыклы шәхесләр җыентыклары күпләргә таныш. Төрле шаман, колдун, эзотерик, сихерчеләр… җыйнаган мәгълүмати тупланмалар да шактый. Андый «китап» танышым Әсмабикә апада да бар. Тормышында үзе яисә якыннары, дуслары төшләрен юраулар хакында тәфсилләп язып барган ул. Шулар турында бу юнәлештә шактый тәҗрибә туплаган Әсмабикә апа болай дип сөйләде:
- Бервакыт төшемдә тешем төшкәнгә куркып уяндым. Шундук аның урынына яңасы да үсеп чыкты. Иртәгесен йокыдан уянып, ни уйларга да белми торганда, авылдан хәбәр килеп төште: кодагыем җан тәслим кылган. Шул ук көнне кичен оныгым дөньяга аваз салды. Шушы хәлдән соң мин төшләр белән ныклап кызыксына башладым: һәрберсен, торуга, аерым дәфтәргә язып барырга күнектем. Акрынлап аларны юрарга да өйрәндем. Шушы шөгылемне сизеп өлгергән дусларым, төшләре хакында сөйләп, минем белән уртаклаша башладылар. Бүген минем китап киштәсендә төшләр юрау хакында 11 «том» китабым бар.
Пычрак, шакшы сулар күрү дә яхшыга түгел, берничә мәртәбә сынаганым бар. Мин андыйларны һәрвакыт сырхау хакында хәбәр итүчеләр буларак кабул итәм. Шундый төшләрнең берсе иремнең авырудан терелмәячәге хакында «сөйләде». Имеш, картым, кап-кара елгада су коена икән. Судан чыгарга тырышып бик озак чупырдады ул. Ниһаять, яр кырыена көчкә җитеп ауган гына иде, шундук икенче пычрак күлгә кереп батты. Бата-калка шактый маташканнан соң, аны су чоңгылы «йотты»…
Төсләр дә төрлечә шәрехләнә, ул кешенең аларга булган карашыннан тора. Кызыл төс яратучылар андый төс күрсә, ул - мәхәббәт, яратышу. Кайберәүләр өчен ул, киресенчә, кан һәм төрле борчу-кайгылар алып килә.
Пычак, чәнечкеләр дә төштә яхшыга түгел. Аларны кемгәдер бирү, бүләк итү яисә үзеңә алу - дошманнарың арту дигән сүз.
Шоколад күрсәң, димәк, сиңа игътибар җитми, кемнәндер яхшы сүз яисә макталу өмет итәсең.
Үзеңне биек кыя башында хис итәсең икән, син ниндидер тиз арада чишелеш көтүче проблема алдында торасың һәм аның начар тәмамлануыннан куркасың.
Бервакыт ахирәт дустым йөгереп килгән. Төшендә бик күп тимер һәм кәгазь акчалар санап интеккән. Әле йокыдан торгач та, шактый вакыт кәгазь шыгырдавы һәм тимер зыңлавы башын авырттырып йөдәткән. Дустымны чәй эчертеп, тынычландырып җибәрдем җибәрүен, тик әлеге төшнең яхшыга түгеллеген мин аңлаган идем инде.
Озак та тормый Сәлимә дустым ире белән аерылды, мал-мөлкәт бүлешүләр, суд юлын таптаулар, бала бүлешүләр ике елга диярлек сузылды. Тәмам аерылышып беткәнче гаиләдә тавыш-гауга, кычкырыш-талаш тынып тормады. Төштәге акчалар беркайчан да яхшыга юралмый шул…
ТӨШНЕҢ МУЕНЫ - ҖЕП…
«Төшнең корсагы - гөп (размерсыз), муены - җеп»… Әлеге әйтемне әниебез еш куллана торган иде. «Балалар, төшегезне теләсә кемгә сөйләмәгез, аны кая борсаң шул якка китә ул. Аеруча, башка милләт вәкилләренә шәрехләүдән сак булыгыз. Алар бик ачык халык, турыдан, күзгә бәреп әйтергә яраталар. Төшләрне бик якын кеше белән генә бүлешеп, сөйләргә мөмкин. Ә иң яхшысы -бөтенләй дәшмәскә», - дип кисәтә иде.
Чыннан да, халыкта юкка гына: «Юраган юш килә» , - дип сөйләнми торгандыр. Тормышымда төшкә бәйле вакыйгалар минем белән дә еш булгалады. Берзаман каты авырып киткәч, моннан 25 ел тирәсе элек, башкала хастахәнәләренең берсенә озаттылар. Үт куыгыма салкын тиеп үлекләү сәбәпле, тән кызулыгым кырыктан узып киткән иде. Мине тиз арада операциягә әзерли башладылар. Температурам бик югары булганга, аны төшерергә тотындылар. Хәлсезлектән әлҗерәп, йокымсырап киткән арада күргәнмен. Әлеге хәл язмышымны үзгәртте дә куйды.
Ә төшем бик гыйбрәтле, файдалы булып чыкты. Имеш, авыл урамы буйлап атлыйм икән. Күл тирәсенә килеп җиткәч, шунда берничә кешенең су коенуын күрдем. Ә су өстендә карыш калынлыгында дегет йөзеп йөри. Шунда авылдашымның берсе, кулын җилкәмә куеп:
- Әйдә су коенабыз! - дип мине үгетләргә кереште.
- Эх, йөзә белмим шул! - дип, тиз генә әлеге кара күл тирәсеннән китәргә ашыктым һәм ямь-яшел үләнле, чәчәкле сукмактан өйгә кайтып киттем.
…Иртән торуга, 12нче хастахәнәдә эшләүче хирург Ошмарин (кызганыч, исемен хәтерләмим), иртәгә операция буласын хәбәр итте.
- Узган төндә төш күрдем, бер нәрсә турында да сорамагыз, ачуланмагыз да һәм үпкәләмәгез дә. Мин әлегә операцияне ясатмаска булдым. Наркоздан уяна алмамдыр кебек тоела миңа. Ул-бу була калса, балаларым ятим калачак дип хафаланам. Бераз тернәкләнгәч, үзем килермен яныгызга, кабул итәрсезме?! - дип инәлдем чәчләре чаларган табибыма.
- Аягың тартмагач, күңелең каршы килгәч, операцияне хәзергә ясатма. Көч туплагач, килерсез алайса. Кайгырмагыз, кабул итәрмен үзегезне. Тик майлы, мичтә пешкән, кыздырылган, каклаган ризыкларны ашаудан тыелырга киңәш итәм. Атнага бер көн ач торыгыз! Шуларны үтәсәгез, минем яныма килүнең кирәге дә калмас, бәлки, - дип, тынычландырып, өйгә озатты мине хирург Ошмарин. (Мәрхүм инде ул, урыны җәннәттә булсын!)
Аллага шөкер, ятарга туры килмәде хастаханәгә. Чыннан да, хирург киңәшләрен тыңладым мин ул вакытта. Әле бүгенге көндә дә ул кушканнарны төгәл үтим.
Төшемне дөрес юрау аркасында операциядән котылып калдым, дип исәплим. Теге вакытта табиблар куйган диагнозым хакында инде күптән оныттым, үт куыгы тулы ташларым белән нәрсә булгандыр, белмим, тик Аллага шөкер, мине алар башка борчымый…
ӘНИЕМ ТӨШЛӘРЕ
Әнием төшләрне дөрес юрый торган иде. Берзаман минем озын, чиста, ап-ак тәрәзә пәрдәләре элеп йөргәнемне төшендә күрә ул. Артык уйланып тормыйча, юлга да чыга. Минем бала табар вакыт җиткән чак булганга, ул төшне бик төгәл юрый. Тиз генә җыенып, Казанга юнәлә. Без каенана белән өйдән чыгып барганда, ишек төбендә очраштык. Теге озын, пакъ пәрдәләр минем бала табу йортына илтүче юл булган бит!
Әни әйтә торган иде:
- Төшнең 7 сәгатьлеге, 7 көнлеге, 7 айлыгы, 7 еллыгы була, - дип. Бервакыт ул төшендә бик якын танышын күрә. Ханымның колак алкасы кое төбенә төшеп китә. Тегесе күпме генә эзләсә дә аны таба алмый. Безгә, кызларына, ул әлеге төш хакында сөйләде, тик кем турында булуын гына әйтмәде. Төшендә күргән танышының тиздән аерылышачагы хакында бәян итте ул безгә. Чыннан да, озак та тормый әни төшендә күргән ханым ире белән аерылышкач, ул безгә серне ахырынача чиште…
ЮРЫЙ БЕЛСӘҢ…
Төшләр күрү бер могҗиза булса, аларны дөрес итеп юрый белү - икенче бик мөһим мәсьәлә. Дусларым, танышлар арасында төшләре рас килү хакында сөйләүчеләр шактый очрады. Мәсәлән, танышым Венера төшендә шактый зур өч балыкка ия була. «Байлыкка, көтмәгән җирдән киләсе керемгә булсын!» - дип юрап куярга да өлгерә. Байлык килгәнне көтеп яши торгач, теләгенә ирешә танышым. Туган көне алдыннан бер көн кала, бәйрәмдә катнашырга мөмкинчелеге булмаган өч дус хатыны икешәр мең акча бүләк итә моңа. Венера ханым чын күңеленнән, төшне дөрес юраганга, хыяллары тормышка ашты, дип исәпли.
Гомумән, кайберәүләр төшләргә аеруча зур игътибар биреп, шуларга ышанып, аларны юрауга күп көч сарыф итә. Венера ханымның өендә утызга якын төрле төш юрау китабы тупланган. Бервакыт ул төшендә сеңлесенең бик күп чия җыйганын күрә. Бер чиләк чияне өенә алып кайтып ашый, апасын да сыйлый, аннары кадерләп суыткычка урнаштыра. Шул ук көнне ханым елап, телефоннан шалтыратты:
- Бик начар төш күрдем, сеңлемә бәла килер дип куркам, борчылам, хәзер килеп җитәм. Тынычлык таба алмыйм җаныма, сиңа сөйләп бәлки юанырмын, - дип кайгысы белән уртаклашты.
Атна чамасы вакыт узгач, Венера ханымның сеңлесе фаҗигале рәвештә дөнья куйды. Уеннан уймак, дигәндәй, көтмәгәндә, яшьли китте, бичаракай… Венера ханымның сеңлесе Әнисә гомер буе чукрак калудан куркып яшәде. Аныңча, әти-әнисе саңгырау булгач, олыгая төшкәч, әлеге хәл аны да читләтеп үтмәс дип, гел шул хакта уйланып, борчылып, уфтанып сөйли иде ул якыннарына.
Улына уенчык пистолет бүләк итә Әнисә ханым. Икенче сыйныфта укучы Роберт әлеге «пиф-паф»ка патроннар тутырып рәхәтләнеп уйный: уенчыкларга, диварга, мебельгә, өйдәшләргә төби… ата-ата кинәнә. Шулчак үз колагына да төзәп «шалт» иттерә. Пуля малайның колак эченә үтеп, бераз кан чыга. Бу хәлгә шаһит булган әнисе һуштан язып егыла. Балам чукрак кала икән, дип борчыла бичара ана. Венера ханымга ике «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килә: берсе - сеңлесе Әнисәгә, икенчесе - Робертка. Шифаханәдә малайның колагыннан пуляны бик тиз алалар да өенә кайтарып җибәрәләр. Ә Әнисә ханым бер атнадан шәһәребезнең 7нче хастаханәсендә җан тәслим кыла. Куркудан, хафаланудан, борчылудан 35 яшьлек ханымның йөрәге шартлый.
Әнисе үлемен дә Венера ханым төшеннән белеп, кайгыга бата. Үзләре яшәгән ишек алдында бура күрә ул, ә аның эчендә әнисе утырып тора. Бурада бер рәт бүрәнәләр санын да исәпләргә өлгерә: 17 булып чыга алар. Бу хакта ул беркемгә дә сөйләми, тик гел куркып яши. Һәр көнне әнисе хәлен белешеп, шалтыратып, өенә барып тора. Унҗиде атна тулган көнне кичен аның әнисе теге дөньяга күчә.
Шушы хәлләрдән соң дуслары, туганнары, күргән-белгәннәр аны аптыратып бетерә, төш күрделәр исә, гел аның янына чабалар. Ул, фал китабы ачкандай, актарынып, һәрберсенең күңелен күрергә тырыша. Шунысын да әйтергә кирәк: начар төшләрне юраса да, ияләренә ул хакта әйтми ул, барлык төшләр хакында яхшы сүзләр генә ирештерергә тырыша. Чөнки Венера ханым төшнең муены җеп икәнлеген бик яхшы аңлый…


Мәдинә НУРУЛЛА.

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев