Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туганнарны күргәч,сагыш басыла"

Мәскәүдә яшәүче 88 яшьлек Рауза апа Сабага 91 яшьлек апасының хәлен белергә кайткан.

    Рауза апа Бәгъдәнурова Иләбәр авылыннан Мәскәү каласына 14 яшьлек кыз чагында барып урнаша. “Сугыштан соңгы авыр еллар иде ул, Мәскәүгә аягыма чабата киеп, бертуган Мәгъсум абыема ияреп киттем. Башта төзелештә, аннары  йон эрләү фабрикасында эшләдем. Тормыш иптәшем Галимҗанның вафатына 14 ел, хәзер кызым  Дания тәрбиясендә яшим. Өч оныгым бар. Мәскәүдә татарлар белән аралашып торам, Коръән ашларында очрашабыз. Туган якларга җәй саен кайтырга тырышам. Бик сагындыра. Хәзер без апам  белән ике бөртек калдык. 5 ир туганыбыз күптәннән вафат инде. Шәмсенур тәтәм колаккка катырак булса да, бер-беребезне аңлыйбыз, бергәләп намаз укыйбыз, ишек алдына чыгып утырабыз. Туган якның һавасы да шифалы инде, шушында кайткач, авыруларым да онытыла, туганнарымны күреп, сагышларымны басып китәм”- ди Рауза апа. Сабадагы апасы Шәмсенур әби Иләбәр авылыннан килеп менә 15 ел инде кызы Әлфинур апа тәрбиясендә яши.  Ул да тормышта күп хәсрәт кичергән, газиз улын, киявен мәңгелеккә озаткан. Шулай да  тәкъдиренә язылганны күңеле белән кабул иткән, бүгенге көндә оныкларының бәхетенә куанып яши, ил-көндәге вакыйгалар белән дә кызыксынып тора. “Сеңлемне күргәч, балачакка кадәр искә төшә,шуның кадәр гомер яшәлде микәнни дип, аптырап та куябыз хәтта”-ди Шәмсенур әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев