Тукай рухлы әдип
Әхәт Гаффар иҗатында Тукай темасы бик зур урын алып тора икән ләбаса! Аның олугъ шагыйрьгә багышланган әсәрләре бер тында укыла һәм беркемне дә битараф калдырмый. Бер яктан, алар Ә.Гаффар иҗатының йөзек кашы булып торса, бөек язучыны олылап, укучылар күңелендә хәтер-ихтирамны яңартса, икенче яктан, татарның бөек улы Тукайга булган хөрмәтебезне арттыра, аның даһилыгы алдында тагын бер тапкыр баш ияргә этәрә.
Исемнәре һәм иҗатлары белән үз халкының тарихыннан аерылгысыз шәхесләренә багышланган әсәрләр Ә.Гаффар иҗатында аерым урын алып тора. Әйтик, аның татар халкының бөек улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әсәрләре генә дә берничә. Моңа гаҗәпләнәсе түгел: Тукай үзе исән вакытта ук иҗатчыларның үзәгендә булган, шигырьләре, тәнкыйть мәкаләләре белән чордашларын җәлеп иткән. Язучылар исә аның ятимлек чорын, авыр бала чагын, шәхесенең күпкырлылыгын халык күңелендә мәңге яшәтергә омтылганнар.
Ә.Гаффар иҗатында Тукайга зур урын бирелгән: драматик пьесасы, шигырьләре, хикәя-повестьларында да шагыйрь образын очрата алабыз. Тукайның күпкырлы шәхесенә чагылдырып язылган публицистик язмалары шулай ук татар укучысын бөек шагыйребез белән таныштыруда зур урын били.
1986 елда язылган ”Соңгы сәгать” әсәре аерым игътибарга лаек. Ә.Гаффар әсәрнең жанрын үзе ”хыялый поэма” дип билгели. Ә бөтен характеры, төзелеше, сәнгатьчә эшләнеше, конфликт үзенчәлеге ягыннан исә ул шигырь белән язылган трагедия жанрына карый.
Шагыйрьнең эчке дөньясын ачу өчен Ә.Гаффар, үткәнгә кайту алымын файдаланып, кечкенә Апуш белән олы шагыйрь сөйләшүеннән Г.Тукайның еллар буена үз күңеленә җыелган уйларын, үпкә-сагышларын, сызлануларын укучыга һәм тамашачыга җиткерүгә ирешә. Трагедиядә Тукайның үз әсәрләре, башка шагыйрьләрнең әсәрләре уңышлы һәм күп файдаланылган. Биредә без Ә.Гаффарның шагыйрь образын яңача сурәтләвен күрәбез. 2018 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге кандидатлары арасында язучы Ә.Гаффар да бар, һәм аның әлеге повесть исеме белән аталган ”Дәрья башы” дигән повесть, романнар, хикәяләр җыентыгы, ”Олы юлның тузаны” романы һәм һәм ”Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары белән бергә – зур бүләккә дәгъва кыла.
Китапны ачып җибәргән ”Дәрья башы” повестеның исеме җисеменә туры килә. Ул кечкенә Апушның бала чагының мөһим бер чорын – аны шәхес буларак тәрбияләүгә зур этәргеч биргән Җаекка – яңа гына кызлары һәм уллары үлгән Галиәсгар җизнәсе белән Газизә апасы йортына килү вакытын тасвирлый.
Кырлайдан Җаекка алып баручы юл, чит-ят бер йортка аяк басу, ”чираттагы әти-әниләр” белән танышу, кечкенә Апушның хис-кичерешләре әсәрнең сюжет сызыгын тәшкил итә. Повестьтан иксез-чиксез бер моң сизелеп торуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу моңның сәбәбе – Апушның Кырлайны, андагы мәдрәсәне сагынуы, ятимлек газабы, ятимлек язмышына әрнү-үпкәләвендә. Аның яшьтәше Габдерәүфнең: ”Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел”, – дигән сүзенә каршы аның:
”– Кайда да бер. Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне...” – дип җавап бирүеннән бөтен җан әрнүен, юлда йөреп, анда сугылып, тегендә кагылып яшәвеннән аруын аңлап була.
Аерым күренешләрдә Габдуллаҗан образында берьюлы моң да, сагыш та, сабырлык та бергә үрелеп, кушылып китә. Кечкенә Апуш ”уеннарда катнашмый”, ”әти”, ”әни” дип дәшүләрне бик озак иттерәсе килә”, ”кайда да ирекле булмавын”а көрсенә. Аның тарафыннан ”бар җанын – үткәнен, хәзергесен, күрәчәген – ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләре”н якыннарына да ишетергә туры килә:
”Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин... дим...”
”Дәрья башы”нда Тукайның чын кешелек сыйфатлары, иман һәм рух ныклыгы алга бастырыла.
Повесть ”Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде” дигән җөмлә белән башланып китә. ”Дала” образы – халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы. Шуңа бәйле рәвештә, әсәрнең беренче җөмләсеннән үк туган як моңнарын, якынлыкны тоеп була.
Юл детале исә, бер яктан, кечкенә Габдулла өчен Кырлай, Казан, Чистай, Ырымбур, Җаек араларын тоташтыра торган чиксез киңлек булып торса, икенче яктан, Җаекка илтә торган юл – ятим Апушның тормышындагы әһәмиятле чор, ак кар белән уратып алынган, аңа күпмедер вакыт җиңеллек китерәчәк бәхет юлы.
Повесть башында – Җаекка бару юлында һәм әсәр ахырында – Габдуллаҗанның уйларында бүре образы белән очрашабыз. ”Ялгыз бүренең, танавын күккә чөеп, кыска итеп улавы”, әйтерсең лә кечкенә Апушның күп кыенлыкларга, тормыш газапларына дучар ителгән тормышына киная ясый. Дилбегәне тоткан Сафиулланың сүзләре исә ”бүреләр”не дошман буларак та аңларга этәрә:
”– Монда шулай бүреләр күпмени? – дип сорады малай. – Казаннан чыкканнан бирле... дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.
– Әй, Габдуллаҗан, дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан”.
Сафиулланың юлда барган вакытта Габдуллаҗанга дилбегә тоттыруы һәм шәкертнең карышмавы – кечкенә Апушның Җаек чорында тормыш тәҗрибәсен җыярга, гомеренең җаваплы вакытына керергә әзерлеген күрсәтә булса кирәк. Әрҗә детале исә Апушны ятимлек ачысы сындырмавына, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмавына ишарә ясый:
”– Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.
– Мә алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы... язмышың авыр...”
Повесть азагында Апушның Гыймадетдин белән мунча керү күренеше, безнең аңлавыбызча, аеруча әһәмиятле. Чөнки герой тормышында яңа чор башлануны, аның, ятимлек сәхифәләрен ябып – үткәндә калдырып, тормыш китабының яңа битен ачуына – ”дәрья башы”на керүенә ишарә булып тора.
Ә.Гаффар иҗат иткән әдәби каһарман Габдулла Тукайны реалистик, тулы канлы, катлаулы характерлы, җанлы кеше итеп күзаллата дип саныйбыз. Кыскасы, ”Дәрья башы” повестенда Тукай образы укучылар алдында бөтенләй үзгә – сагышлы һәм көр күңелле, сабыр һәм җор сүзле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле Апуш булып ачыла. Әсәр бөек шагыйрьнең бала чагын гына түгел, ә бәлки аның саллы иҗатын, тормышка карашын, каләме белән уеп калдырган уй-фикерләрен яңача аңларга, аларга яңача якын килергә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев