ТУКТА, ВИЧ-СПИД!
Майның өченче якшәмбесендә планетабызда СПИД корбаннарын искә алдылар. Ә алар ел саен зур тизлектә арта бара.
Россиядә 2018 ел башына ВИЧ инфекцияле 1,2 миллионнан артык кеше теркәлгән. Аларның күпчелеге наркоманнар һәм фахишәләр. Иммун җитешсезлеге вирусы белән зарарлануның җенси юлы өстенлек итә һәм 30-49 яшьлекләр төркемендә эпидемия характерын алды. Саба районында 9 майга 21 кешедә иммун җитешсезлеге ачыкланды, учетта 17 кеше тора. ВИЧ белән йогышлану юллары: очраклы җенси элемтәгә керү, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) куллану һәм вертикаль юл (йөклелек вакытында ВИЧлы анадан балага йогу). ВИЧ инфекцияне китереп чыгаручы вирус организмга үтеп кергәннән соң кешедә үлем белән төгәлләнә торган авыру китереп чыгара. Мондый күңелсез хәлгә юл куймас өчен вакытында тикшеренергә һәм дәвалану курслары үтәргә кирәк. Иртә диагностика сәламәтлекне саклап калырга булыша. Шул максаттан барлык сәламәтлек саклау оешмаларында 20 майдан кадәр “Стоп ВИЧ/СПИД” дигән Бөтенроссия ВИЧны тестлаштыру акциясе үткәрелә. Аноним рәвештә тикшеренергә мөмкин. ВИЧны ачыклау өчен тест узарга канны Саба үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына мөрәҗәгать итәргә була.
Резеда Фәттахова,
район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев