Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТУКТА, ВИЧ-СПИД!

Ел саен майның өченче якшәмбесендә планетабызда СПИД корбаннарын искә алалар.

ВИЧ-инфекция очраклары Россиянең  барлык  субъектларын да теркәлгән.  Зарарлану очраклары халыкның 45,3 проценты  яши торган эре  һәм икътисадый  яктан  уңышлы 30 төбәгендә аеруча югары. Ел ахырына  Россиядә  ВИЧ-инфекция ачыкланганнар саны 1326239  кеше иде. Аларның күпчелеге наркоманнар һәм фахишәләр. Иммун җитешсезлеге  вирусы белән зарарлануның җенси юлы (57,5%) өстенлек итә һәм 30-50 яшьлекләр төркемендә эпидемия характерын (82%)  алды.   Гасыр афәте Татарстанны  да  читләтеп  үтми: хәзерге вакытта 24152 кеше ВИЧ инфекциясе   йөртә.  Саба  районында 8 майга 27 кешедә иммун җитешсезлеге ачыкланып, учетта 20 кеше тора.  ВИЧ белән  йогышлану юллары: очраклы җенси элемтәгә керү, стериль булмаган инструментлар (наркотик матдә кадаганда, маникюр, татуировка ясаганда) куллану һәм  вертикаль юл (йөклелек  вакытында ВИЧлы анадан балага йогу). ВИЧ инфекцияне китереп чыгаручы вирус организмга  үтеп  кергәннән  соң кешедә үлем белән төгәлләнә торган  авыру  китереп  чыгара. Иртә диагностика сәламәтлекне  саклап калырга булы ша.  Шул максаттан барлык  сәламәтлек  саклау оешмаларында 19 майга кадәр “Тукта, ВИЧ/СПИД”  дигән Бөтенроссия   тестлаштыру  акциясе үткәрелә. Акциянең максаты –  вич  инфекциянең таралу проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Аноним рәвештә тикшеренергә  мөмкин. ВИЧны  ачыклау өчен  тест  узарга канны Саба үзәк  һәм Шәмәрдән   участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына   мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук тулырак  мәгълүматны  www/infospid.ru  сайтыннан  алырга була.

Резеда Фәттхова,

район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре  буенча баш  табиб урынбасары.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев