Туристларны җәлеп итү өчен, Казан үзәгендә онлайн-видеокамера урнаштырдылар
Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була.
Туристларны җәлеп итү өчен, Казанның төп җәяүлеләр урамында онлайн-видеокамера урнаштырдылар. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында хәбәр ителә.
«Туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында (Бауман урамы, 49) онлайн-камера куйдылар. Ул хәзерге вакыттагы һава торышын һәм тулаем алганда Казан үзәгендәге атмосфераны күзалларга мөмкинлек бирә», - диелә хәбәрдә.
Онлайн-камера XIX йөз ахырында төзелгән тарихи бина – Смоленцев һәм Шмелев йортын күрсәтә. Шулай ук Богоявление манарасын да (ул, шул исәптән, күзәтү мәйданчыгы буларак та эшли) күрергә мөмкин.
Камерадан трансляцияне Visit Tatarstan сайтының YouTube-каналында карап була.
Фото: скриншот
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев