Туй балдагы яки сыңар алкаң югалту – парыңны югалтуга?
Хатын-кызның иң еш югалган әйберсе - балдак белән алка. Халыкта шундый ырым бар, имеш туй балдагы яки сыңар алкаң югалту - парыңны югалтуга. Миңа алтын алканы беренче балам тугач әнием бәби котлап бүләк итте. Почта аша алдырган ул алка рубин кашлы, зур, матур иде. 30 яшемдә колагымны тиштереп алка тактым....
Хатын-кызның иң еш югалган әйберсе - балдак белән алка. Халыкта шундый ырым бар, имеш туй балдагы яки сыңар алкаң югалту - парыңны югалтуга.
Миңа алтын алканы беренче балам тугач әнием бәби котлап бүләк итте. Почта аша алдырган ул алка рубин кашлы, зур, матур иде. 30 яшемдә колагымны тиштереп алка тактым. Каптыргычы гади, хәзергечә "английский" түгел. Шуңадырмы, югалырга бик хирыс иде. Беренче югалуы өч кечкенә баланы каенана белән каенсеңел Зөлфиягә калдырып, Балтыйк илләренә сәяхәт вакытында булды. Кунакханәдә ике кешелек бүлмәдә яшибез. Ничектер, иртән соңрак торып, экскурсиягә ашыгып җыенырга туры килде. Автобуста бер коллега: "Карагыз әле, Әминә модадан калышмый, алкасын бер колагына гына таккан", - димәсенме! (ул чакта шундый мода чыккан иде). Коелыплар төштем, үзем сер бирмим, уйнаган-көлгән, сөйләшкән булам. Эчтә дөрләп ут яна, ирем Ринатка да сиздермәскә тырышам. "Каян эзләп карарга?" - дигән сорау мине бораулый. Бер дә чыгу юлын күрмим. Кичкә кадәр уем шул турыда булды, экскурсияләрдә берни күрмәдем, берни хәтердә калдырмадым. Кич номерга кайтып кергәндә баш чатнап авырта, тамак кипкән иде. Ник кенә кузгалдык икән юлга дип кайгырам. Бердән, безнең ише яшь гаиләгә шактый кыйммәт югалту, икенчедән, әни бүләге, өченчедән, ырымы да бар бит әле, ышанмыйм дисәң дә, эчтә шом.
Кайтып чишенеп, ятагыма килеп утырсам, тумбочка өстендә алка җемелдәп ята! Күрәсең, ашыгып киенгәндә ычкынып киткән дә, шуып төшкән. Җыештыручы ханым табып алып куйган, рәхмәт төшкере! Бер шоколадны кыстый-кыстый кулына тоттырдык.
Икенчесен табуы шактый мәшәкатьле, тәмам өметне өзгеч булды.
Элек авылда юкә мунчаласы белән юына идек. Яңа мунчала ясадым. Бик канәгать булып, мунчалар юынып чыктык. Ул көнне ул-бу сизмәдем. Берничә көннән кулым тиеп китте - алканың берсе юк! Йөгердем мунчага. Улак та калмады, идән ярыклары да, кичен ирем белән сайгакларны куптарып та эзләдек. Юк алка. Шактый кайгырып йөрдем. Әкренләп бераз онытылды.
Яз алган бройлер чебиләрне суяр вакыт җитте. Киметәбез берәм-берәм. Утыз чеби тип-тигез булып үсеп килгәндә берсе үсүдән туктады. Үсми дә үсми. Анысы иң ахырга калды. "Чалып ташла", - дидем иремә. Тотып атмакчы идем, үсмәү сәбәбен белергә теләп эчен ярып карарга булдым. Эчендә ул-бу юк. Бүтәкәне ярып җибәрсәм - алка! Шактый озын, зур алка инде үзе, ничек йоткан, ничек бүтәкәгә кадәр барып җиткән?! Үсмәү сәбәбе - алканың бер очы бүтәкәгә кадалып җәрәхәт ясаган, инде каплана да башлаган. Күрәсең, алка мунча улагындагы юынтык су белән ишегалдына агып чыккан һәм комсыз чеби аны кабып йоткан.
Өченчесендә җиләк җыйганда төшеп калып, икенче елны җиләккә баргач кызым табып алып кайтты.
Менә шулай ул алка мине гел куркытып торды. Шуннан мин аны теш технигына алып барып, элмәген кәкерәйттердем һәм җеп белән бәйләп йөри башладым. Аннан балалар энҗе кашлы алка белән муенса алып бирделәр, әни истәлеген салып җыеп куйдым.
Туй балдагым да югалып, әллә ничә еллардан соң чемодан төбеннән килеп чыкты.
Югалдылар, табылдылар. Әмма 33 ел яшәгән ирем кисәк авыру белән санаулы сәгатьләр эчендә юк булды. Менә монысын табулар юк инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев