Менә илебезнең төп Сабан туе да узып китте. Очраклы гына туры килүме: өч уналты туры килде быел. XVI Федераль Сабантуй 2016 елның 16 июлендә Нижгар каласында гөрләде. Хәер, Сабантуйның тагын бер зур күрке булган Татарстан сәнгать осталары концерты алдагы көнне өлкә филармониясендә үткәрелде. Ни гаҗәп: өлкә губернаторы, җирле парламент, хөкүмәт,...
Бер караганда, шаккатарлык та түгел: Нижгар Кремле Казанныкыннан 1,5 мәртәбә зуррак булып, 22 гектар мәйдан били (Казан Кремле - 15 гектар). Ул көнне иртәнге якта Кремль мәйданын гизү дә насыйп булды. Экскурсовод анда Россияне, Мәскәүне XVII гасыр башында чит илләр йогынтысыннан азат итүне башлап йөргән Кузьма Минин турында шактый күп мәгълүмат бирде. Кремльдәге җирле чиркәүдә Минин каберен дә күрдек без. Урыс православие чиркәве мондый очракларда мәшһүр мәрхүмнәрне изге зат дип танымый калмый. Тамырларында татар каны аккан кешене андый исемлеккә кертү бик үк урынлы булмаган, күрәсең. Шуны да исәпкә алып: "Минин тамырларында татар каны да бар, чукындырылган татарлар нәселеннән бит ул, беләсезме?" - дип сорадык без. Моны беренче мәртәбә ишетүен җиткерде экскурсовод ханым.
Тарихчыларның әйтүенә караганда, X-XI гасырларда биредә, Ока елгасы Иделгә койган төштә Болгар ханлыгының чик буен саклаучылар яшәүче Җүнкала дигән шәһәр булган, Ибраһим хан төзеткәнгә, аны Ибраһим шәһәре дип тә йөрткәннәр (чик буе шәһәр-кирмәне буларак Түбән Новгородка урыслар ХIII гасырда нигез салган). Тарихи романнар авторы Вахит Имамов, Ока сүзе дә безгә бәйле, ул - төрки-татар сүзе, Ука сүзенең бозылган варианты, дип исәпли (шәһәрдә биш күпер булып, аларның дүртесе - Ока, берсе Идел аша салынган). Тарихчы галим Дамир Исхаков исә бу фараз белән килешми. "Бу тирәләрдә күпләгән, әмма бик үк ишле булмаган мордва кабиләләре яшәгән, Ока, Москва атамасы да мордва сүзе", - дип белдерде ул. Ни генә булмасын, борынгы болгар-татар җирендә Сабантуй бәйрәме гөрләде, без монда диаспора түгел, төп, җирле халыкларның берсе, дип сөйләргә, язарга җитди нигез бар. Югыйсә Татарстан сәнгать осталарының концертын алып баручы татарларны, мондагы диаспора, дип атады (аңлашыла ки, алып баручы теленә ни килсә, шуны сөйләми, кемдер раслаган текстны укый). Өлкәдә илле меңләп татар яшәве, татар авыллары булуы татар-мишәрнең биредә борынгы халык икәнлеген дәлилли дә инде. Бал кисмәгендә бер кашык дегет булган шушы очракны исәпкә алмаганда, безнекеләр бик шәп концерт куйды. Раяз Фасыйхов белән Эльвинаның, Гайсә һәм Муса Маликовларның чыгышлары аеруча отышлы булды, минемчә. Их, Рөстәм Асаев белән Рөстәм Закиров кына җитми монда, дип утыручыларны да ишеттек.
Нижгар юкәләре
Күп кенә Федераль Сабантуйларда булырга туры килгәнгә, милли бәйрәмебезгә бармак аша караган төбәкләрне дә күргән бар. Сабантуй сүзеннән качып, спорт һәм хезмәт бәйрәме, дуслык бәйрәме дигән язулар эленгән җирләр әле дә очрый, ни кызганыч. Шөкер, Нижгар каласында дистәләп җирдә шәһәр халкын Сабантуйга чакырып торган язуларга тап булдык. Шәһәр үзе яшеллеге, дөресрәге, агачларның күплеге белән сокландырды. Байтак кына бина төзекләндерүне, һич югы акшарлап чыгуны таләп итсә, шәһәр транспорты искерә башлаган булса да, юкә, чаган, пирамида сыман тупылларның (болары мамык очырмый диләр) күплеге бу җитешсезлекне күпмедер каплый шикелле. Уфа юкәләре дип түгел, Нижгар юкәләре дип җыр сузадыр, шәт, биредәге милләттәшләребез.
Сабантуй шәһәр үзәгендәге "Локомотив" стадионында һәм Беренче Май исемендәге паркта уздырылды. Янәшә генә урнашкан алар. Паркта Татарстан Республикасы һәм Нижгар өлкәсе халык кәсәбәчеләренең, кул эшләре осталарының бик күркәм күргәзмә-ярминкәсе оештырылган иде. Биредә үк Татарстан һәм Нижгар иҗат коллективлары өчен сәхнәләр корылган. Федераль Сабантуйлар оештырырга тәмам остарган Түбән Кама уңганнары быел да бик яхшы "Татар ихатасы" корып куйган. Аркан тартышу, капчык киеп узышу, капчык белән орышу, чүлмәк вату, катыклы казаннан акча эзләү кебек дистәләгән ярышлар да шушында оештырылды.
Сабантуйның олы кунаклары - Татарстан Республикасы, Нижгар өлкәсе җитәкчеләре, кул эшләре осталарының иҗат җимешләре белән танышканнан соң, стадионга юл алды. XVI Федераль Сабан туеның рәсми ачылыш тантанасы шунда булды. Әүвәл Нижгар артистларының - урыс, аннан Татарстан сәнгатькәрләренең татар милли-җирле үзенчәлекләрен чагылдырган, берничә йөз кеше катнашкан киң колачлы театральләштерелгән җырлы-биюле тамашасы булды (XX гасырның егерменче елларында Казан шәһәре үзәгендә меңләгән кеше катнашында хәрби җитәкче, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, әдип Шамил Госманов менә шундый колачлы тамашалар оештырган икән). Табигый, татар артистларының тамашасы игенченең тынгысыз хезмәтен һәм шуңа дан җырлаучы Сабантуйны гәүдәләндерүгә нигезләнгән иде.
- Татарлар яшәгән һәр авылда, һәр шәһәрдә, һәр илдә диярлек Сабантуйлар гөрләп уза. Түбән Новгородта да без бу бәйрәмне яратабыз. Соңгы ун елда инде икенче тапкыр Федераль Сабантуйны кабул итәбез. Өлкәбез бу атнада бәйрәмчә шаулап тора. Кичә зур татар концерты булды. Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр ачылды. Сабан бәйрәме, тырыш игенчеләрнең, татар халкының гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен чагылдырып, безне бер-беребезгә якынайта, дуслыкны ныгыта. Бүгенге заманда бердәмлек бик тә кирәк, - дип котлады әүвәл халыкны Нижгар өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев.
- Соңгы елларда Сабантуй татар халкы өчен генә түгел, бөтен Россия халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Быел Сабантуйлар дөньяның 27 илендә, Россиянең 57 төбәгендә уза. Ул татар халкының теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Федераль бәйрәмне оештыручыларга, аеруча Түбән Новгород өлкәсе җитәкчеләренә рәхмәт! Киләчәктә дә, шушындый куанычлы вакыйгаларга җыелып, очрашырга язсын! - дип тәбрикләде Сабантуйга җыелган халыкны үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул өлкәнең абруйлы татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды, өлкә татар милли-мәдәни мөхтәриятенә "Форд-транзит" микроавтобусы бүләк итте. Аның ачкычын мөхтәрият җитәкчесе Надир Хафизов кабул итеп алды.
Фәрхәт күтәреп ата, Рөстәм менеп ята
Ничә Сабантуйда пәһлеваннарыбызның бил алышканын тамаша кылып, мондый бәхәсле көрәш күргән юк иде әле. "Ун ел элек биредә булган Федераль Сабантуйда да шушылай бәхәс чыккан иде. Сезнең, Татарстанның көрәш кагыйдәләре безнекенә туры килми, дип нижгарлылар азакта аерым келәмдә көч сынашты. Шунда җиңеп чыгучыга үзләре машина бүләк итте", - дип сөйләде бу хәлнең шаһиты булган БТК башкарма комитеты хезмәткәре Илдар Мингәрәев. Бу юлы машина әзерләп куймаганнар иде, ахры. Судьялар, җиңүче дип, 130 килолы Фәрхәт Фәйзуллинның кулын күтәргәч, баш батыр исемен дәгъвалаучы 85 килолы Рөстәм Садыйков кулындагы сөлгесен җиргә бәреп кереп китте. Судьялар, нижгарлылар сызгырып канәгатьсезлек күрсәтә башлагач, көрәшчеләрне кабат көрәштерергә булды. Бу юлы да Рөстәм татарча көрәшә белмәвен күрсәтте. Питрәч районы егете Фәрхәт күтәреп ата, Рөстәм тиз генә торып китә дә Фәрхәт өстенә менеп ятып, ничек тә аның аркасын җиргә тидерергә тырыша. Аягын, муенын бөгеп, көндәшенең аркасын ничек тә келәмгә тидерү - грек-рим көрәшенең төп кагыйдәсе бу. Гаҗәп тә түгел, 29 яшьлек Рөстәм ун яшеннән грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән икән. Шул көрәш алымнарын биредә дә дәвам итте ул. "Грек-рим, ирекле көрәш, самболарның кушылмасы булган Нижгар көрәше бу. Мәскәүдә дә алар шулай көрәшә. Нижгарлыларның татар көрәше кагыйдәләрен танырга теләмәве аркасында шушындый хәл килеп чыкты", - дип бәяләде моны үз чиратында каләмдәшебез, татар милли көрәше белгече, "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабиров. "Ничә еллар көрәшеп болай хәрәмләшүне күргәнем булмады. Рөстәм бер мәртәбә дә күтәреп ата алмады. Инде бәхәскә киткән икән, егетләрне өченче мәртәбә көрәштерергә иде", - дип кызып-кызып сөйләде безгә ярымфиналда көрәшкән Теләче баһадиры Раил Нургалиев.
Татарстанлылар өченче мәртәбә көрәштерүне таләп иткәч: "Халык арасында сугыш-орыш чыкмагае", - дип судьялар ризалык бирмәде. Радик Сабировның әйтүенә караганда, Рөстәм Садыйков үз авырлыгында икенче калган икән, димәк, финалга чыгарга хокукы да булмаган аның (шунысы кызык: хәзерге вакытта Нижгар өлкәсенең Бор шәһәрендә яшәүче Рөстәм Ютазы районының Ырыссу авылында туган егет икән, унөч яшендә Татарстаннан Нижгарга күчкән Садыйковлар гаиләсе). Менә шундый сәер бил алышу булды бу. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узу кирәктер: Рөстәм ярымфиналда Мари Иленнән килгән Мөнир Галләмов белән тартышты. Анда да әллә ни булдыра алмады: өчкә ике - бер очко аермасы белән җиңде ул. Мөнир былтыр Красноярскида баш батыр булып калган Муса Галләмовның энесе икән. Сөбханалла, яхшы көрәшче үсеп килә.
Судьяларның принципсызлыгы аркасында килеп чыкты әлеге хәл. Беренчедән, инде бер мәртәбә кешене баш батыр дип таныгансың икән, сүзеңне кире алмаска, тамашачы фикеренә карамаска кирәк. Иң аянычы, татар көрәш кагыйдәләрен җирле көрәш кагыйдәләренә яраклаштыруга ризалашу нәтиҗәсе булды бу. Мәйданга чыгучылар татарча көрәшергә теләми икән, әнә ун ел элек булганча, үзләре машина куя да, шуны отканчы бил алыша инде. Бердәм булыйк, бергә булыйк дип сөйләп, язып торабыз икән, бердәм татарча көрәш кагыйдәләрен дә танырга, мондый урынчылык күренешләрен төбе-тамыры белән йолкып атарга вакыт җитте инде. Хәер, Нижгарда моңа бик тиз генә ирешә алмаслар кебек. Чөнки янәшәдә булган икенче келәмдә яшүсмерләр, яшьләр көн буе үзләренчә - аяк чалып, өскә ятып - нижгарча көрәште. Хәтта баш батыр исеме өчен тартыш туктатылганнан соң да, икенче келәмдә нижгар көрәше дәвам итте.
Алдагы елларда мондый хәл кабатланмасын өчен, судьяларны, тренерларны Казанга җыеп алып берничә көнлек укулар уздырырга, укырга теләмәгәннәрне, татарча көрәшергә риза булмаганнарны көрәш мәйданына кертмәскә кирәктер, күрәсең.
Йомгак урынына
Менә Сабантуй әләме төшерелде, БТК башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Сабантуйның күчмә билгесен - "Тулпар ат" сынын әстерханлыларга тапшырды (сүз уңаеннан әйтик: нижгарлылыр ат чабышлары оештыра алмады). Аны "Дуслык" татар җәмгыяте рәисе, өлкә Думасы рәисе урынбасары Әнвәр Алмаев кабул итеп алды. Шулай итеп XVII Федераль Сабантуй 2017 елны Әстерханда булачак.
Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
Нет комментариев