Төзүчегә тылмач кирәкми
Урысча укысаң гына кеше буласың. Узган гасырда ук барлыкка килгән әлеге фикер соңгы елларда янә баш калкытты. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында исә моны кире кагарга тырышалар. Техник белем бирүче бу вузда инде егерме җиде ел буе татарча укыталар. Ә башкаларга нәрсә комачаулый?
Ияләшкәч, җиңелрәк...
“Татарча уку мөмкинлеген тәкъдим иткәч, “Унбер ел буе татарча укыдык бит инде, мыскыл итмәгез”, – дип үпкәләүчеләр дә очрый. Гаризаны 4-5әр кәгазьне боза-боза урысча язса язалар, тик фикерләреннән кире кайтмыйлар. Татарча укымыйм дип, түләүле вузга китүчеләр дә булгалый, – ди КДАТУ галиме Фәрит Хуҗин. – Бәхеткә, татарча укырга атлыгып торган яшьләр дә бар. Андыйлар шәһәр балалары арасында да очрый.
Данияр Әхтәмов Лаеш районының Державино мәктәбендә татарча белем алган. Вузда татарча белем алу мөмкинлеге бирелүгә сөенүен яшерми. “Шәһәрдә яшәгәч, урыс телен белмичә калмабыз анысы. Һәр вузда татарча белем бирә торган факультетлар булырга тиеш дип саныйм. Без бит Татарстанда яшибез”, – ди беренче курс студенты.
“Терминнарны ике телдә аңлатам”
Уку йорты җитәкчелеге ел саен татар төркеменә 15 бюджет урыны бүлеп бирә. Элегрәк ике төркем җыйганнар. Уку йорты белгечләре район мәктәпләренә барып, татарча белем алу мөмкинлеге турында сөйли. Ректор Рәшит Низамов әйтүенчә, татар телендә белем бирүне кысрыкларга тырышсалар да, уку йорты татарча укытуга тугры калачак. “Бездә студентлар ике ел татарча, ике ел урысча укый. Татарстанда яшәү, эшләү өчен яшьләргә ныклы нигез булдырабыз”, – ди ул.
“Теләсә кайсы вузда татарча укытып була. Бары теләк кенә кирәк, – ди КДАТУның механика кафедрасы доценты, татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире Рәшит Шакирҗанов. – Элек татар төркеменә туган телдә әңгәмә уздырып кабул итә идек. Хәзер Мәскәү барлык абитуриентларга да бертөрле шартлар тудырырга куша. Соңыннан абитуриентлар, татар телендә укыйсым килә, дип гариза яза. Урысча укыганнар да бер-ике лекциядән соң татарчага бик тиз ияләшә. Ике елдан соң татар төркемнәрендәге студентлар урыс телендә укуга күчә. Мин үз фәнем буенча өченче курста да укытам әле. Татарча укытып, имтихан алам. Терминнарны ике телдә дә аңлатам. Татар төркемнәрендәге студентлар аеруча тырыш һәм белемнәре дә югарырак. Соңгы ике елда алар арасында фәнни эш белән кызыксынучылар да артты. Магистратурага керүчеләр дә бар. Укып бетергәч, күбесе шәһәрдә калырга тырыша. Чөнки авылда эш юк”.
Дәреслекләр басыла тора
Татарча укыту өчен дәреслеге дә, мөгаллиме дә кирәк. Бүген КДАТУда 17 укытучы төрле фәннән татарча белем бирә. Аларга ректор тарафыннан да ярдәм бар. Рейтингларына карап, өстәмә баллар бирелә. Элек ике телне белгән мөгаллимнәргә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү дә булган. Яхшырак хезмәт хакы алу өчен телне өйрәнергә этәргеч булган бу. Укытучылар фикеренчә, бу алымны кире кайтарырга кирәк. Физика, химия, математика кебек фәннәрдән белгечләр җитә. Ә менә махсус фәннәрдән мөгаллимнәргә кытлык сизелә.
Күптән түгел вузда татарча физика дәреслеген тәкъдим иттеләр. Анда 500дән артык мәсьәлә, терминнар, механика, атом физикасы, молекуляр физика һәм башка темаларга урын бирелгән. Аңа кадәр политехник урысча-татарча сүзлек чыгарганнар иде. Сүзлекләр татарча укытырга бик нык ярдәм итә икән. Соңгысын Рәшит Шакирҗанов ике ел әзерләгән. Информатика дәреслеген дә язарга җыеналар. Вузда барлыгы 170тән артык татарча басма нәшер ителгән. Шуның 11е – дәреслек.
– Моңа кадәр КАИ галимнәре тарафыннан эшләнгән физика дәреслеге буенча укыттык. Әмма бакалаврлар әзерли башлагач, яңа программа язу ихтыяҗы туды. Төзелеш университеты, бакалаврларны укыту үзенчәлеген исәпкә алып, яңа физика дәресе әзерләде, – ди галим.
Татарча уку файдалы
Рәшит Шакирҗанов фикеренчә, татарча уку баланың фикерләү дәрәҗәсен арттыра. Техник фәннәрне туган телдә укыту бик тә отышлы. Моны фәнни тикшеренүләр дә күрсәтә, ди. “Милли университет булдыру зарур. Ул бөтен татар халкы өчен белгечләр әзерли торган университет булырга тиеш. Шулкадәр кимсетелдек ки, кеше саны буенча Россиядә икенче урында торган татар халкы – университетсыз, – ди Рәшит Әгълә улы. – Дингә игътибар бирелә, фәнгә – юк. Зурдан кубып, югары дәрәҗәле дини уку йорты – Болгар ислам академиясе ачабыз, ә халкыбыз өчен мәгариф һәм фән өлкәсендә белгечләр әзерли торган югары уку йортыбыз һаман да юк. Милли университет та киң колачлы Евразия күләмендә, аның статусы халыкара фәнни-тикшеренү юнәлешендә булырга, аны ачарга Федераль үзәк тә булышырга тиеш. Мәгариф турындагы федераль закон нигезендә милли университет ачарга тулы хокукыбыз бар. Татар милли университетын аерым бер вуз итеп кенә күз алдына китереп булмый. Башлангыч чорда университетның базасы төрле университетларда булырга мөмкин. Әйтик, медицина вузында – медицина, төзелеш вузында – төзелеш юнәлеше. Башлангыч курсларда уку татар телендә алып барылса, югарырак курсларда, белгечлеккә карап, татарча, урысча, инглизчә һәм башка телләрдә, дистанцион рәвештә дә булырга мөмкин”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев