Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

УҢАЙЛЫЛЫК ҖИҢЕЛ КИЛМИ

Бүген торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр һөнәрен бәйрәмен билгеләп үтә.

Илнур Хәбибуллин, Саба  күптармаклы  җитештерү предприятиесе директоры:

  Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз! Яз аенда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барыгызга да ихлас котлау һәм рәхмәт   сүзләремне җиткерәм.  Торак пунктларыбызның   тө­зекле­ге, яшәү һәм эшләү өчен уңайлы булуы безнең эшчәнлеккә бәйле. Коллективыбыз  сынатмый,  куелган  бурычларны тиешле югарылыкта хәл итәргә омтыла. Ирешелгәннәр – район җитәкчелегенең  ярдәмен тоеп эшләү нәтиҗәсе. Максатыбыз – үзебез  хезмәт   күрсәткән авылларда халык белән  уртак тел табып эшләүгә ирешү, Сабабызны һәр яктан төзекләндерү. Коллективның  һөнәри бәйрәмебез рухында үтәчәк  Президент сайлауларында да зирәк  акыл, сәяси өлгергәнлек   күрсәтәчәгенә ышанам, һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итеп, күңел күтәренкелеге, яңа уңышлар, саулык­сәламәтлек телим.

Нургаян Тимергалиев,  Шә­мәр­дән  күптармаклы  җи­теш­терү  предприятиесе ди­рек­торы:

 Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Ба­рыгызны да йөрәктәге иң  җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Коммуналь тармак эшчән­легеннән башка бүген Шә­мәр­дәндәге уңай тормыш шартларын күз алдына да китерү кыен. Предприятиебездә тәҗрибәле һәм үз эшенең осталары эшли. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, предприятиебездә эшләүче һәркемгә, ветераннарыбызга, коммуналь хезмәт күрсәтүче коллегаларыбызга котлау сүзләремне җиткерәм. Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары телим.  Быелгы  һөнәри бәйрәмебез Россия Федерация Президентын сайлаулар   көненә туры  килде. Барыгыз да, шулай ук безнең  хезмәтләрдән файдаланучылар да сайлауларда актив катнашырлар, илнең  киләчәге, тармак  үсеше өчен тавыш бирерләр дип ышанып калам. 

Бүген торак-коммуналь хуҗалыгында  эшләүчеләр һөнәрен бәйрәмен  билгеләп  үтә.

Әлеге тармакның социаль әһәмияте безнең өчен бәяләп  бетергесез.   Әле  кайчан  гына чишмәдән  су ташып, мичкә  утын   ягып,  кар өстеннән сукмак  салып тормыш иткән халыкның  көнкүреше хәзерге шартларда коммуналь хуҗалыкка нык бәйлегә әйләнде.

 Районда шушы   хезмәтләрне халыкка Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы  җитештерү предприятиеләре   күрсә­тә. Әйтик, 2017 елда аларның  көче белән  кулланучыларга  808 мең кубометр су бирелгән, 4500 рейс кар, 207 мең  кубометр су   чыгарылган һәм полигоннарга  63200 кубометр  чүп түгелгән.

Үзәктән  ягып җылытылган  учреждениеләрнең нормаль эшчән­леге  дә   коммуналь тармакка  бәйле. Аларда тиешле температура саклауга былтыр 10954 гигакалория жылылык бирелгән. Газга күчерсәң, бу 1,4 миллион кубометр  “зәңгәр  ягулык” дигән   сүз. Монысы кызыклы  бухгалтерия. Халык исә торак-коммуналь  хезмәтен саннарда түгел, су, җылылык бирүдә, көнкүреш калдыклары  чыгаруда, урам-тротуарларны чистартуда тоткарлыклар булмаудан  чыгып  бәяли. Предприятиеләр эшчәнлеге сыйфаты кулланучылар   күңеленә  нигездә хуш   килә. Бу мәсьәләдә кешеләрнең фикерен белергә теләп кайсы гына  авылга шалтыратсак та, зарланучы булмады. “Моңарчы без суны чишмәдән барып  алып  яшәдек. Хәзер, аллага шөкер, өйгә  килә. Кранда  суның бетеп торганы  юк, чүпне  алып  китеп торалар. Район һәм предприятие җитәкчеләренә рәхмәт укып  яшибез”,– диде  Югары  Утар авылында   яшәүче Гүзәлия Бәшәрова.   

 Суның сыйфаты коммуналь хуҗа­лыкларның даими контролендә. Саба предприятиесе   анализлар өчен генә дә  299,3 мен  сум акча тоткан. Елышта су СанПин таләпләренә туры килми дип табылган. Шул сәбәпле, быел каптаж эшләп, авыл халкына су бирүне чишмәдән тоташтырырга планлаштыралар.

  Якынлашып  килгән язгы-җәйге  чор коммуналь хуҗалык  мәшәкатьләрен тагын  да  арттыра. Бакча эшләре, биләмәләрне  җыештыру өмәләре вакытында чүпне ташып  кына  өлгер. “Көнкүреш  калдыклары чыгару 2017 елда 33 процентка  артты. Полигонда тулган картаны күмеп, яңа участок  ачу эшләре алып барыла. Проблеманы хәл итү өчен көнкүреш  калдыкларын  сортларга аерып җыюны кертмичә булмый”,– ди Шәмәрдән предприятиесе директоры  Нургаян Тимергалиев. “2018 елда төп бурычыбыз – Саба бистәсен тагын да матурайту, яшелләндерү, каты көнкүреш калдыкларын  вакытында чыгарып урнаштырып бару,  ә моның өчен безнең  мөмкинлекләребез дә җитәрлек, бары тик тырыш хезмәтебез  генә сорала. Агымдагы елда бу өлкәдә дә сынатмабыз дигән ышанычта калам”,– дип   сөйләде Саба күптармаклы предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин хезмәт  коллективы  җыелышында.

  Гомумән, коммуналь тармакта быел  да  эш күп булачак. Хезмәт  коллективларына куелган бурычларны үтәүдә  уңышлар телик.

Газет укучы фикере

Соңгы  елларда Шәмәрдәндә ишек  алларында  сулар  җыелып подъездларга  керми башлады. Моңа коммуналь хуҗалыкта эшне яңача алып бару нәтиҗәсендә ирешелде. Күптармаклы  җитештерү  предприятиесе эшчеләре карны кыш башыннан ук урамнардан  чыгаруны оештырды.   Җирлек  башлыгы Айдар Гәрәев беренче  чиратта  су җыела торган түбән  урыннардагы участокларга зур игътибар бирә. Механизаторлар арасында  үз эшләренә үтә җаваплы  караучыларның берсе Рәдис Госманов, бер дә иренмичә,  юллардагы карны  кат-кат  йөреп  чистарта. Аз гына кар яуса да, тракторлар эшкә керешә. Бу, әлбәттә,  предприятие җитәкчеләренең хезмәтне дөрес оештырулары нәтиҗәсе.

Рәйхан Кәшипов.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев