Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфа бизнесмены Луиза Хәйруллинага ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән

Эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин бер ай элек Луиза Хәйруллинага ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. Әгәр Хәйруллинаны полиция кулга алса, адвокат хезмәтләрен түләячәкмен дигән.

Билгеле булуынча, Салават шәһәреннән кассир, үзе эшләгән банктан 20 миллионнан артык акча урлап, гаиләсе белән качуда шикләнелгән иде. Кичә Луизаны Казанда кулга алдылар. Якын арада аны Уфага китерәчәкләр һәм сак астына алачаклар дип яза “Комсомольская правда”.

Луизаны тотулары билгеле булу белән Азамат Галинның телефоны шалтыратулардан шартлый язган. Шулай дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә. “Без берничә хокук яклаучы белән сөйләшүләр алып барабыз. Вәгъдәмдә торам”, – ди эшкуар.

Чыганак: Комсомольская правда

Фото: https://www.facebook.com/rbinform

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев