Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфа янында торак йорт янып, дүрт кеше һәлак булган

Янгын Уфа районының Суровка авылында агач йортта чыккан.

Уфа янында якшәмбегә каршы төндә шәхси торак йорт янып, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.

Идарә тармагы мәгълүматлары буенча, янгын Уфа районының Суровка авылында агач йортта чыккан.

"Коткаручылар янгын сүндергәндә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз мәетен тапты. Урында шәхси составтан 18 кеше һәм 6 берәмлек техника эшләде”, – диелгән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Янгын тулысынча төнге сәгать 3тә сүндерелгән. Урында дознавательләр һәм тикшерүчеләр эшли, алар янгын чыгу сәбәбен ачыклаячак. 

Фото: sb.by

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев