Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Укучыларым киңәш бирә”

Билгеле булганча, Россия “Ел укытучысы –2018” бәйгесендә Татарстан данын Казандагы 1 нче татар гимназиясенең физика укытучысы Радик Хә­биров яклаячак. Нәкъ менә Радик рес­пуб­лика бәйгесендә җиңеп чыкты. “Физика дәресләре булмагач, укучыларым сагына, социаль чел­тәрләрдә язалар. Кайберләре миңа хәтта ки­ңәш­ләрен бирә”, – диде җи­ңүче.

Районнарда бәйге­дә 1,5 меңнән артык укы­тучы катнашкан. “Ел укы­тучысы” номинациясе буенча финалга – 65, ә “Педагог дебюты” юнәле­шенә 20 мө­галлим чыккан. “Тантана алдыннан миннән журналистлар, б­ү­генге укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип сорады. Иң гадел, акыллы, белемле кеше, дип җа­вап бирдем. Сез барыгыз да шундый сыйфатларга ия. Безнең укыту­чыларның ил­дә иң яхшысы булачагына ышанам. Бе­лем­нең абруе беркайчан да югалмый”, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһа­нов бәйгене йомгак­лау чарасында.

 
Бүген мәгариф системасы көннән-көн начарлана дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Татарстан мә­гариф хез­мәткәрләренең һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров бу сүзләр белән килешми. “Бәй­ге моның киресен күрсә­тә. Белемне сыйфатлы итәргә тырышучы укытучылар бик күп. Яңа белемнәр тупладыгыз, хә­зер сездән шуны укучыларга җиткерү сорала.  Җи­ңү­че­ләр­не май аенда теплоходка сәя­хәткә чакырабыз”, – диде  ул.


Иң яхшы тәрбияче булып Бөгелмәдәге 26 нчы бакча тәрбиячесе Елена Махринская танылды. “Педагог дебюты” номинация­сендә беренче урынны Иннополис мәктәбе­нең җыр укытучысы Иван Савиных яулады.
“Бәйгедә катнашырга җи­тәкчебез үгетләде. Башта җыр укытучысы  бигүк туры килеп бетмәс дип каршы килгән идем. Бездән, укучылардан баш­ка тормышта бернәрсә дә барып чыкмаячак. Күңелдәге­сен укучылар, әйләнә-тирәдә­геләр бе­лән уртаклашуыбызны дәвам иттерсәк иде”, – диде Иван, сөенечен белдереп.
Иң зур бүләк – “Педагогик Оскарны” алу өчен мәк­тәп тормышында биш ел кайнау да җитә икән. Тик ничек кайныйсың бит! Әнә Радик физика гына түгел, биология, химия укытучысы белгечлеген үзләштер­гән. Берничә уку йортын тәмамлап, бүген аспирантурада белем ала. Яшь педагог укучыларыннан калышырга теләми. “Кечкенә вакытта археолог, мультипликатор булырга хыялландым. Әм­ма үсә төшкәч, җәм­гытькә күб­рәк файда ките­рәсем килде. Шуңа күрә укытучы һөнәрен сайладым. Моның өчен бер дә үкенмим, – ди яшь мөгал­лим. – Минем замана балалары белән генә эш­ләгәнем бар. Шуңа күрә аларны башкалар белән чагыштыра алмыйм. Замана укучылары  актив, күп белергә ом­тыла. Укытучы, ба­ла­лар­ның нәр­сә кичергәнен аң­лау өчен, алар­дан калышмаска тиеш. Энер­гияләрен дө­рес юнәлеш­кә сарыф итәргә булышырга кирәк”.


”Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” но­ми­на­циясендә беренче урынны Казанның 39 нчы мәктәбе укытучыcы Ильмира Әпсә­ләмова белән Баш­корт­стан­ның 104 нче мәк­тәбе мөгал­лимәсе  Венера Садыйкова бүлеште.
– Бәйгене бик көчле барды, диделәр.  Дөньяның төрле чаклары була. Тәр­тип, таләп­ләр үзгәрә. Бер­нәрсәгә дә карамыйча, без­нең  уртак бурычыбыз – туган телебезне саклап, үстереп, киләчәк буыннарга тапшыру. Канатларыгызны тө­шермичә, кыю булып катнашкан өчен барыгызга да рәхмәт, – диде Татарстан Дәү­ләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.


Башкалабыздагы 39 нчы мәктәп мөгаллимәсе Ильмира Әпсәләмованың республика күләмендә беренче тапкыр җиңү яулавы. Әмма моңа кадәр аның төрле грантлар отканы булган. “Алгарыш” прог­рам­ма­сы буенча Мәск­әү­дәге югары икътисад мәктә­бен тә­мамлаган.


”Татар теле сәгатьләрем аз түгел. Мәсәлән, 9 нчы сыйныфта өч сәгать укытам. Шунысына сөендем: 20 укучым татар теленнән имтихан сайлады. Алар арасында урыс милләтеннән булганнар да бар. Дәреслеккә карап укытмыйм. Теләгем –  аралашырга өйрәтү. Сөй­ләм калыпларына нигезлән­гән программа уйлап чыгардым. Темаларны геомет­рик фигуралар, төрле төс­ләр аша да төшендерәм. Бүген татар теле дәрес­лекләре бик күп. Бердәм дә­реслек төзергә кирәк дип саныйм”, – ди Ильмира Әп­сәлә­мова.  

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев