Укытучы булыр өчен педагогик уку йортын тәмамлау мәҗбүри түгел
"ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләгән "2010- 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясе" кысаларында төп программа "Безнең яңа укытучы" дигәне булачак.
Ул югары уку йортын (педагогик уку йорты булу мәҗбүри түгел) тәмамлаган талантлы яшьләрне мәктәпкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел 1 марттан "Безнең яңа укытучы" грантының яңа этабын гамәлгә ашыру башланды. Грантка дәгъва итүчеләрдән конкурста катнашу, шулай ук эш урыны тәкъдим итүче буларак гомумибелем бирү учреждениеләрдән гаризалар 10 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Грантны отучыларга төп окладка 7500 сум күләмендә өстәмә хезмәт хакы, социаль пакет, персональ ноутбук, шулай ук башка уңайлы мөмкинлекләр каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев