“Улларыма андый хатын бирмә, Аллам...”
Күршебездә яшь гаилә яши. Хәер, гаилә дип авыз тутырып әйтерлек тә түгел инде аларны - рәсми язылышмаганнар, балалары да юк. Ир эшли, хатын өйдә утыра. Тату гына яшәсәләр, минем аларда эшем булмас иде, ләкин бик еш талашалар. Без панель йортта яшибез, күршеләрнең төчкергән тавышларына кадәр ишетелеп тора. Аңлавымча, хатын иренең...
Күршебездә яшь гаилә яши. Хәер, гаилә дип авыз тутырып әйтерлек тә түгел инде аларны - рәсми язылышмаганнар, балалары да юк. Ир эшли, хатын өйдә утыра. Тату гына яшәсәләр, минем аларда эшем булмас иде, ләкин бик еш талашалар. Без панель йортта яшибез, күршеләрнең төчкергән тавышларына кадәр ишетелеп тора. Аңлавымча, хатын иренең акчасын азсына бугай. Эштән кайткан иренә акыра-бакыра да, ахырда: "Бар, чыгып кит!" - дип кычкыра. Ир эшли, шушы хатынны тәэмин итә, фатир өчен түли, ә хатын аны үз кубызына биетә. Һич аңламыйм, ир аңа ник түзә, ничек түзә? Яшәргә акча җитмәгәч, яшь хатын нишләп эш эзләми?
Без өч ир бала үстерәбез. Иремә авырга туры килә дип, төпчегебезгә яшь ярым булуга, эшкә чыктым. Бала бакчага киткәнче аны әле каенанам, әле каенсеңлем, әле үземнең әни карады. Өч бала һәм ир тәрбияләгән хатынның өйдә дә эше әйтеп бетергесез күп. Шулай да, өйдәге эш өчен акча түләүче юк бит. Яшәү авыр, шуңа ике як әти-әни, ирем белән бергәләп, ярдәмләшеп тартабыз дөньяны.
Күрше гаиләдә ярый әле бала тумый тора. Ире тапкан акчаны әле үзләренә дә җиткерә алмаган хатын бала тудырса, акча таптырып, ирен, гомумән, талап бетерәчәк бит. Яшь хатын белән сөйләшергә берничә талпындым, әмма кешедә акыл йә бар, йә юк икән ул. Сәхнәгә чыгарга җыенган артисттай бизәнгән (ул, өйдә утырса да, һәрвакыт бизәнә) яшь хатынның җавабы бер: "Хатын-кыз мәхәббәт өчен яратылган, акчаны ир табарга тиеш". Йә, Аллам, улларыма шушындый нәфесле, булдыксыз хатыннар насыйп итә күрмә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев