- Гомер буе механизатор булып эшләдем, үземне мондый вак, четерекле эшләргә багышларга вакыт калмады, - дип башлады ул сүзен. - Аннан соң, балачактан кортлардан курку хисе дә калган. Кечкенә чакта бик курка идем кортлардан, хәтта яланаяк өйгә йөгереп кайткан чаклар булды. Безнең күршедә генә Лесхозның умарталыгы урнашкан. Аны Рәис Шәкүров исемле атаклы умартачы карый. Пенсиягә чыккач, вакыт күп бит. Рәис кортлар янында кайнашканда аны карап, күзәтеп тора башладым. Ул үзе дә: "Менә монысын болай итәргә кирәк, монысы болай булган" дип җанлы дәресләр бирә. Шулай итеп бал кортларына булган мәхәббәтем арта барды. Курыкмаска өйрәндем. Бервакыт урман кисүчеләр: "Бер агачны еккан идек, эченнән шаулап бал кортлары килеп чыкты, безне куып чыгардылар", - дип кайтып әйттеләр. Рәис белән шул күчне җыеп кайттык. Беренче оям әнә шулай пәйда булды.
Гомер көзенә аяк баскач, өр-яңа өлкә - умартачылык фәнен өйрәнү җиңелләрдән булмый Вакыйф абыйга. Аннан соң, кайсы гына умартачыдан сорама, бу шөгыль бик четерекле бит. Вакыйф абый кышларын бал кортлары турында теоретик белемнәр алса, җәен исә умарталыкта практик белемнәргә төшенә.
- Бал кортларына ияләшү бик авыр булды, - ди ул. - "Әлифба"ны бала 7 яшьтә өйрәнә, мин умартачылык серләренә 70 яшьтә төшендем. Берьюлы 15әр корт чагып керткән вакытлар да булды. Шулай да, бала-чага түгелсең, Вакыйф, бу вакытта башлаган эшне ташлау килешмәс дип, чигенмәдем. Тора-бара организм да ияләште ахры, хәзер корт чакканга бирешмим дә, тоймыйм да.
Вакыйф абый бал корты асрауның бик матавыклы эш икәнен таный. Профилактика чараларын вакытында күрү, ашату, күч аеру, кушу эшләрен төгәл үтәргә кирәк. Аның умарталары инде кышка әзер. Бер ояда кышка ул 6-8 рам калдырган. Запас баллары да бар. Быел көчсезрәк кортларны көчлеләренә кушып та гаиләләр ясаган. Кышка исә ояларны бакчада калдыра. Кар яугач, җылы булсын дип кар өя.
- Хәзер мал-туар асрый алмыйбыз. Шул кортлар белән юанам. Аларның очып кайтканнарын, өйләренә керүләрен, эшкә чыгып китүләрен карап утырып, бар дөньямны онытам. Шул күзәтү миңа әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә, - ди ул.
Вакыйф абый быел 200 килога якын бал җыеп алган. Быелгы җәй өчен ул аны яхшы дип бәяли. Балын сатмый. Биш баласына, туганнарына өләшә. Үзләренең табыныннан да ел әйләнәсе бал өзелми.
78 яшьтә булуына карамастан, Вакыйф Мифтахов егетләрдән һич ким түгел. Рульдә үзе йөри, авыру-сыктауны белми, сөбханалла! "Сәламәтлегегезгә бал кортлары ярдәм итәме әллә?" дигәч, серле генә елмая. Кем белә, егетлекнең сере, бәлки, шундадыр?
Татарстанның «Умартачылык буенча идарәсе» генераль директор урынбасары Фәрит Вәлиуллин сүзләренчә, быел республикада 6 500 тонна бал җыеп алынган. Балтач, Кукмара, Саба, Мамадыш бал кортлары аеруча да "тырышкан". Бүгенге көндә Татарстанда 14700 умарталык исәптә тора. 43 умартачылык зоотехнигы бар. Ул һәр районга берәр туры килә. Алар райондагы барлык умартачыларга ярдәм күрсәтә.
Ике-өч оя бал корты тоткан һәвәскәр дә, 1000 баш корты булучы да үзен умартачы дип саный ала. Тик бал кортлары 4-5 оядан артса, аны теркәүгә куярга кирәк. Умартачы җирле хакимияткә эшчәнлеге турында хисап тотарга тиеш. Ветеринария идарәсе исә теркәлгән умартачыга махсус паспорт бирә. Ул сату эшчәнлеге өчен иң кирәкле документ.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә дә булачак имамнарны умартачылык серләренә төшендерәләр. Әлеге курсны Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы мулласы Тимур хәзрәт Ибраһимов алып бара:
- 13 ел элек авылда 10 яше тулган балаларга умартачылык буенча дәресләр бирә башладым, - ди хәзрәт. - Менә инде мәдрәсәдә укыта башлавыма да дистә еллап вакыт узган. Дәресләр атнага ике тапкыр, кичке 7нче яртыда башлана. Кайсы көнне икәне төгәл расписаниегә кертелмәгән. Үземнең 8 баш умартам бар. Үзем кулланган, сыналган белемнәрне укучыларыма да бирергә телим. Мулланың эш хакы да юк, стажы да бармый. Аңа ничек тә тормыш арбасын сөйрәргә, гаиләсен ашатырга кирәк. Ә умартачылык, кәсебенә керешсәң, ашата да, яшәтә дә торган шөгыль. Булачак имамнарга әлеге дәресләрне бирүнең максаты шунда.
Нет комментариев