Умартачылыкка яңа куркыныч яный
Кортларыбызга әллә ни булды. Тулаем үлеп беттеләр… Көзен үк ояны ташлап чыгып киткән гаиләләр бар. Хәзер бик борчылам, башкалары ничек кышлар… Уңышлы гына кышлап, урамга чыгаргач та, күпләп үләләр… Бу нилектән?
Редакциябезгә соңгы айларда әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Мондый укучыларыбызны аерым атап тормыйбыз, алар күп һәм, сүз куешкандай, берүк сорауны бирәләр. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең күбәюен истә тотып, бу эшкә кагылышлы мәкаләләрне газетабызда ешрак тәкъдим итәргә булдык. Бүгенге сәхифәбездән укучыларыбыз үзләренә файда алыр, һәм үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашырлар, дип өметләнәбез.
КОРТЛАР НИК ОЯНЫ ТАШЛАП КАЧА?
Бу хакта хәзер бик еш ишетергә туры килә. Минем танышларым арасында да аптырап калганнар бар. Әле генә тыз-быз эшләп йөргән кортларым, тик торганда юкка чыккан. Ояда бал да бар, тик хуҗалары гына юк, ди алар. Яңа мөрәҗәгать итүчеләрдән ишетүемчә, таныш-белеш белән сөйләшкәндә белдем: быел кортлар бик яхшы кышламаган, югалтулар булган очраклар байтак икән. Алар да, балы да бар, авыру билгеләре дә күренми, дымлы да түгел, ә менә кортлар үлгән, ди. Ни булган соң? Мин үзем бу сорауга җавапны эзләнә торгач таптым сыман. Хәзер шул укыганнарымнан анализлап, сезгә дә киңәшләремне бирергә җөрьәт итәм.
Мин әле бик яшь умартачы, «яшел» килеш, безне өйрәтмәкче буласыңмы, диючеләр булыр. Әйдәгез, бергәләп фикерләшик. Изге җан ияләре - бал кортларыбызга булышыйк.
Кортларның ояларын ташлап чыгып китүләре, башлыча, көзен күзәтелә. Умартачы әле генә тормыш кайнаган ояда тынлыкны күреп, аны ачып карый һәм… шакката. Бар да тәртиптә кебек, бал да җитәрлек, хәтта рамнарда серкә дә бар… ә менә кортлар чыгып киткән. Бу күренеш инде бар дөньяда күзәтелә. Хәзер ул безгә дә килеп җитте. Баштарак сирәк булса да, соңгы 1 - 2 елда ешайды.
НИ ӨЧЕН?
Бу хакта бәхәсләр әле дә дәвам итә. Бер генә төрле җавап юк.
Ана корт картайган яисә үлгән, яшь кортлар барлыкка килми, ә картлары бал җыеп арыган, диләр кемнәрдер. Мин үзем бу версияне кабул итмим. Ә менә кырларны агулы химикатлар белән эшкәртүне сәбәп итәргә теләүчеләр белән өлешчә килешәм. Ояның уңайсыз урында урнашуы - аңа җил керү, кошлар, кимерүчеләр комачаулау, артык эсселек аркасында да кортлар яхшырак урын эзләп чыгып китәргә мөмкин, дип аңлата кайберәүләр. Шулай ук ояның сыйфатсыз булуы, кортларны куркытучы химикатлар да сәбәп була ала. Бер танышым аерган кортларны бик күп еллар элек бер ояга яба алмый азапланганнарын сөйләгән иде. Баксаң, алар корт бакчасына ияләшкән, кортларга зыян салучы урман кырмыскаларын юк итәр өчен, анда чебен даруы сиптергән булганнар икән. Ояны юганнар, озак кына җилләп тә торган, инде аның белән ни эшләгәннәрен онытканнар да… Ә менә кортларны кичен ябалар, иртән чыгып китәләр… Аннан соң гына чебен даруы исләренә төшә.
Азык җитешмәү, шулай ук аның артык күп булуы да кортларның нормаль яшәешенә комачау итәргә мөмкин.
ЦИВИЛИЗАЦИЯ КОРБАННАРЫ
Өстә саналган сәбәпләрне игътибарга алырга кирәк, дип санасам да, мин аларны үземнең гади акылым белән төп гаеп итеп кабул итмим. Алар кортларга зыян сала торгандыр, тик менә кортлар өчен тагын да куркыныч бар. Кортларның ояларын ташлап чыгып китүләренә кесә телефоннарын гаепләүчеләргә торган саен ышана барам. Дөрестән дә, галимнәр радиодулкыннарның тереклеккә, шул исәптән иң талымчан һәм чиста, саф җан ияләре - бал кортларына комачау итүен таный. Кесә телефоннары линияләре манаралары урнашкан урыннарда кортлар начар үрчи, бу дулкыннарның кеше сәламәтлегенә дә зыяны инде исбатланган. Кеше кесә телефонын аерым колакка куеп сөйләшергә гадәтләнә, һәм гомер көзенә якынлашканда аның ишетү сәләте кимү нәкъ менә шул колактан башлана. Киләчәк заман техникасы гомумән, тереклекне юкка чыгарырга, яисә мутацияләнергә мәҗбүр итәргә мөмкин. Соңгы елларда килеп чыккан, элегрәк аларны бар дип тә уйламаган авырулар менә шул цивилизация җимеше. Өченче, дүртенче буын электромагнит нурланыш (3G, 4G) бу үтә сизгер һәм чисталык яратучы бөҗәкләргә тискәре йогынты ясый. Электромагнит дулкын ниндидер бер урында бөҗәкләрдә паника тудыра. Әгәр кортлар кинәт ояларын ташлап очып чыгып киткәннәр икән, тирә-юньдә телефон яисә башка элемтәләрне тәэмин итүче объектлар юкмы, башта шуны ачыклагыз. Русиядә әлегә кадәр кортларның ояларын ташлап чыгып китү очраклары бик күп булмавына элемтәнең элеккеге стандартлары кулланылу, фәнни-техник прогрессның акрынлап кертелүе сәбәпче. Әнә Америка Кушма Штатларында умарта кортларын коткару тулы катастрофага әверелде. Анда инде барлык кортларның 80 проценты шулай юкка чыккан. Авропа илләрендә хәл җиңелрәк: төрле илләрдә 40 - 60 процент кортлар ояларны калдырып юкка чыккан. Бу исә дини китапларда күрсәтелгән ахырзаманның якынлашуына бер дәлил буларак кабул ителә. Тереклек өчен үсемлекләрнең серкәләнүе мөһим. Димәк, бал кортлары никадәр яшәсә, җирдәге тормыш та шул кадәр гомерле, дияргә мөмкин. Русия дә хәзер 3нче генә түгел, 4нче буын югары ешлыктагы элемтәгә кушыла. Бу кешелеккә, тереклеккә ни алып килер, әлегә фараз итү куркыныч. Кызганыч, бүген кешелек - цивилизация колы: уңайлык, җиңеллек турында гына уйлый, ә менә аның тискәре ягын, зыяны да булу ихтималын тикшерергә теләми.
Тормыш дәвам итә, гасыр фәнни казанышларын туктатып булмый, кеше дигән зат, әлегә бал кортларын саклау, аларга Җирдә уңайлы шартлар тудыру турында кайгыртмый. Ләкин үзебездән тора торган эш-гамәлләр дә бар, монысы тиешле тәрбия белән бәйле.
ТӨП СӘБӘП - ПАРАЗИТЛАР
Кортларның яшәгән урыннарын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр итә торган куркыныч сәбәпләрнең берсе - киң таралган куркыныч авырулар - варроатоз, акарапидоз, аскосфероз ише афәтләр. Болар, минем уемча, төп сәбәпләр дә. Чөнки өстә телгә алынган сорауларны безгә бирүчеләр һәм корт бакчасында югалтуларга тап булган танышларым белән аралашканда шуны ачыкладым: алар көзен кортларын махсус препаратлар белән тиешенчә эшкәртмәгән. Хәзер һәр химик һәм биологик эшкәртүне үз вакытын белеп, тиешенчә үткәрергә кирәк. Элек бу эшләрне көзен генә башкарсалар, хәзер язын да киңәш итәләр. Алар вакытын, тиешле һава торышын чамалап, дозасын бутамасаң, кортлар өчен әллә ни зыянлы түгел, ә менә паразитларны юк итә.
Мин үзем узган көздә ояларга кырмыска кислотасын куйдым һәм Бипин белән эшкәрттем. Дөрес, кырмыска кислотасын 1 генә тапкыр куйдым, Бипин белән эшкәрткәч 1 генә тапкыр да җитә, дип киңәш иттеләр. Шулай да май ботканы бозмый, дип әйтәләрме… варроатоздан пластина да элдем. Кортларым бик уңышлы кышлады, 2 ояның иртә тынычсызлануын, һәм эчләре китүен исәпкә алмаганда (чөнки әле тиешле таләпләргә туры килә торган омщаннигым юк. Үзем туып үскән иске өйдә генә кышлыйлар. Ә аны җилләтеп булмый. Яңа елдан соң конденсат җыелды. Тышка чыгаргач, кортларны эч китүдән дәваларга туры килде). Аннан беренче эш итеп кортларның асларын җыештырдым, аз гына температура җылынуга икенче чиста ояларга күчердем һәм Варроадез дигән пластиналар элдем. Ул варратоз һәм акарапидоздан дәвалый. Гомумән, махсус кибетләрдә бал кортларын дәвалый торган препаратлар эзләгәндә, комплекслы тәэсир итә торганнарын сорагыз. Кортларын махсус лабораторияләргә илтеп тикшерттереп йөрергә һәркемнең дә вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Шуңа күрә киң таралган авыруларга каршы көрәшү зыян итмәс.
Әле бер танышым белән сөйләшеп алдык. Аның кортлары хәйран үлеп чыккан, инде урамга күчкәч тә берничә ояны югалткан. Баллары беткән иде, ди. Бу кортчыларның беренче ялгышы, көзен соңгы тапкыр күз салганда бар рамнар да пичәтле баллы булырга тиеш.
Дустымдагы хәлнең икенче төп сәбәбе - авыру да булырга мөмкин. Ул көзен акарапидозга каршы эшкәртмәгән. Аннан дәвалауда мин бик отышлы чара дип кырмыска кислотасын таптым. Уңайлы да, нәтиҗәле дә. Тик аның белән эшләү өчен тиешле шартлар кирәк: һава температурасы 12 градустан түбән, 25 градустан югары булырга тиеш түгел. Шушы көннәрдә мондый мөмкинлек туарга тора. Шуңа күрә киңәш итәм. Дустым да үз танышлары белән сөйләшкәндә шуны ачыклаган: кемнәр көзен кырмыска кислотасын кулланган, аларның кортлары исән-сау чыккан. Ул көзен эшләмәгәнне хәзер башкарырга җыена.
АКАРАПИДОЗ НИ УЛ?
Әлегәчә бик үк киң таралмаган һәм умартачылар бик белеп бетермәгән авыруны бик кечкенә талпан китереп чыгара. Аның белән олы кортлар һәм ана корт зарарлана. Бу талпанны микроскоп аша күреп булса да, диагностика үзенчәлекле. Кортларыгызга игътибар итегез: алар салмак түгелме, очудан туктамаганмы, әгәр куну тактасында утырсалар, кичекмәстән дәваларга кирәк. Бу талпан үлгән кортларда да 1 атна яши һәм оя эчендә дә зарарлану дәвам итә. Авыру кортлар башка оя алдына килеп кунса, яисә зарарланган бакчадан корт сатып алынса, умартачыга зур мәшәкать туа. Аңа каршы Апифит һәм Полисан да яхшы дип әйтәләр. Ләкин мондый авыру йоктырган гаиләдә ана корт зарарланган булса, ул гел авыру булып кала. Шуңа күрә мондый авыру ачыкланса, аны алыштырырга кирәк.
Бу авыруның зәхмәтлелеге шунда, аны баштан ук белеп булмый. Ул зарарлангач 5-6 ел сиздермичә торырга мөмкин. Ояның яртысы авыргач кына абайлана. Авыру башланып 1 ай үткәч, авыру кортларны юк итәргә генә кала.
АСКОСФЕРОЗ
Ул үрчемне зарарлый. Аны гөмбә китереп чыгара. Авыру серкә ак яисә соргылт-ак лайла белән каплана. Һәлак булган кортлар соры төстәге известь кисәгенә әверелә. Кипкән акбур кисәкләре кәрәз тишегеннән бик җиңел алына. Шуңа күрә бу авыруны абайлау кыен түгел. Авыруга артык дымлылык, ояның артык салкынаюы, гаиләнең көчсезлеге, гигиена таләпләренең үтәлмәве сәбәпче булырга мөмкин. Аңа каршы Аскоцин, Унисан, Нистатин препаратларын кулланалар. Гади сарымсак та ярдәм итә. Моның өчен ояны кысып бетереп, кәрәзләрне алыштырып сарымсакның бер тешен чүпрәккә төреп боламык булганчы төяргә һәм оя уртасында рам өстенә япма астына тыгып куярга. 1 атнадан тагын кабатларга. Сарымсакның кыякларын да изеп япма астына тезәргә була. Сарымсак - зыянсыз әмма нәтиҗәле алым.
Шуны истә тотыгыз, һәр авыруга каршы иң мөһим чара - кортларны чистарткан, юган, дезинфекцияләнгән ояга күчерү.
ЙОМГАК: мин әле варратоз турында сөйләп тормадым. Ул инде киң таралган һәм мәгълүм авыру. Аннан саклану чараларын һәркем белә. Әмма химик препаратлардан тыш та аннан котылу чараларын табарга була. Минем аны эшләп караганым бар инде. Бу хакта соңрак сөйләшербез.
Сүз кортларның ояны ташлап чыгып китүләре турында башланган иде бит. Алар әлеге паразитлардан интеккән очракта да китәргә мөмкин. Әйтик, акарапидоз… бу вакытта кортларга һава җитми, алар тончыгудан котылырга, сулыш алырга теләп оядан чыга һәм кире әйләнеп кайта алмый.
БҮГЕН
Ә хәзергә мин кортларымны ишәйтү белән мәшгуль. Чөнки май аенда аларны бүлеп, аерым яшәтеп, бал җыю сезоны башланганда кушам. Юкса, яннарында гел яшәмәгәч, һәр елны берничә баш кортымны югалта идем: очып чыгып китәләр. Ә болай аеру инстинкты сүнә, кортларым да ишәеп, бал җыярга әзер булып керәләр.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев