Унбер ел элек шулай булган
Хәзер һава торышы көйсез кияү кебек, дип зарланып бетә алмыйбыз. Кышы – кыш, язы яз түгел, дип тә җибәрәбез. Мәгълүмат ташкын кебек агылган бер чорда күп нәрсәләр тиз онытыла. Шулай ук чагыштырмача күптән түгел генә булган табигать көйсезлекләре дә. Метеорологлар, республикада язның соңарып килүе 2007 елда да күзәтелде, ди. Ә безгә мондый яз гомердә дә булмаган кебек тоела.
Кичә, ниһаять, язның килүе сизелде: Татарстанда һава температурасы +10+15 градуска җитте, ә республиканың көнбатыш төбәкләрендә табигать бөтенләй дә 18 градуска кадәр җылынды. Су басуга китермәсен тагы, дип бигрәк тә авыл халкы кинәт “ишелеп” төшкән җылыга ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Әмма әллә ни борчылырга урын юк кебек. ТР Гидрометеоүзәгенең һава торышын фаразлау бүлеге начальнигы Ирина Трущина әйтүенчә, алдагы тәүлекләрдә җылы һава агымы өстенлек итүгә карамастан, көндез урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге җил карның, елгалардагы бозларның гадәттән тыш тиз эрүенә юл куймаячак. Шул ук вакытта инде бүген үк республика территориясенә янә суык һава үтеп керде. Көндез һава температурасы 3-8 градус җылы булса, төнлә +1+6 градус чикләрендә тирбәлер, дип көтелә. Иртәгә тагын да ныграк суытуы күздә тотыла. Хәер, көндез 2дән 7 градуска кадәр җылы булачак анысы. Ә менә төнлә термометрның терекөмеш баганасы 1 – 6 градус суык күрсәтәчәк.
И.Трущина әйтүенчә, март аенда уртача температурасы гадәттәгедән өч-биш градуска суыграк булган. Шул ук вакытта, белгеч сүзләренә караганда, уртача температура нормага якын вакыт аралыгында 0 градустан югары күтәрелгән.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев