Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете уңаеннан зур хәйрия концерты булачак

1 август сәгать 18.30да Татарстан башкаласының «Казан Арена» стадионында (Ямашев проспекты, 115а) хәйрия концерты була. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның мөбарәк бәйрәме Ураза гаете уңаеннан оештыра. Концертта дөньякүләм танылган нәшид башкаручылар Месут Куртис һәм Седат Учан, шулай ук татар мөнәҗәтчеләре катнаша. Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы һәм...

1 август сәгать 18.30да Татарстан башкаласының «Казан Арена» стадионында (Ямашев проспекты, 115а) хәйрия концерты була. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның мөбарәк бәйрәме Ураза гаете уңаеннан оештыра. Концертта дөньякүләм танылган нәшид башкаручылар Месут Куртис һәм Седат Учан, шулай ук татар мөнәҗәтчеләре катнаша.

Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы һәм башка мөхтәрәм дин әһелләре вәгазьләре дә көтелә, дип искәртә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Белешмә өчен:

Месут Куртис - төрки тамырлы Македония музыканты. 1981 елда Македониянең Скопье шәһәрендә төрек гаиләсендә туган. Бала чактан ук иҗтимагый клублар, мәчетләр, конференцияләр уздыра торган төрле чараларда чыгыш ясый. Мәктәпне тәмамлагач, Британиянең Лампетер университетына укырга керә. Биш телдә иркен сөйләшә. Җырларын төрек, гарәп, инглиз телләрендә яздыра. Танылган мөселман җырларын башкаручы Мәхер Зәйен белән хезмәттәшлек итә. Бүген Месут Куртис иң танылган мөселман җырларын башкаручыларның берсе санала. Аның "Salavat" һәм "Sevgili" дип аталган альбомнары дөнья күрде. Яңа альбомына ("Sevgili") кергән җырлары белән ул мөселман дөньясында нәшидләрне башкаруның яңа бер юнәлешен кертүче буларак кабул ителде.

Седат Учан - 1975 елда Төркиянең Эрзурум шәһәрендә дөньяга килгән. Туган җирендә башлангыч мәктәпне тәмамлагач Испир шәһәрендә "Имам хатыйб" мәктәбендә укуын дәвам итә. Бала чактан музыка белән кызыксына. 1998 елда һөнәри музыкаль эшчәнлеген башлый. «Мөхәммәдин хөрмәтенә» дип аталган беренче альбомы белән популярлык казана. Ел саен бер җыентыгы чыга. Шулай итеп хәзерге көндә аның 12 дән артык альбомы бар. Шулай ук ул бик күп телевизион тапшыруларда катнаша. Хәзерге вакытта ул Төркиянең һәм Европаның иң танылган нәшид башкаручыларыннан санала.

Мәгълүмат Интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев