Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза тотмаган кешене ифтар мәҗлесенә чакыру дөресме?

Бүгенге көндә халык арасында авыз ачтыру, ягъни ифтар ашлары үткәрү киң таралды. Бу мәҗлескә хуҗа кешеләр, гадәттә, күрше-күләнен, туган-тумачасын, дус-ишләрен чакыра. Күпләрдә сорау да туа: мондый мәҗлескә ураза тотмаган кешене чакырырга ярыймы?Уразалы булмаган килеш анда катнашу гөнаһ саналмыймы?

Монда төрле фикерләр булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә ураза гыйбадәтенең һәр мөселманга (сау-сәламәт, балигъ, сәфәрдә булмаган, күреме булмаган хатын-кыз) фарызлыгын әйтә. Шулай ук ураза тотучыны авыз ачтыруның нинди олы әҗер-савапка ия булуы турында динебездә зур дәлилләр китерелә. Әмма кайберәүләр төрле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаска мөмкин. Сәламәтлеге буенча  яки хатын-кыз уразада чагында шул көнне хәез вакыты башланып, уразасы өзелү ихтималы да бар. Гомумән, ураза ул яшерен гыйбадәт, без кешедән "Син уразадамы?" –дип сорарга тиеш түгел. Әгәр инде кеше бер сәбәпсез ураза тотмый икән, аны ашка беренче чиратта чакырырга һәм шунда катнашачак имамга вәгазендә Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләүне, аңлатуны сорарга кирәк. Бәлки Аллаһының рәхмәте белән кеше шушы мәҗлестән соң ураза тота башлар, без искә төшерүче, ә Аллаһ һидәятне бирүче. Ифтар ашына чакырып вәгазьләү үзе бер хикмәт, Раббыбыз кеше күңелендә нәрсә икәнен белә, без белмибез. Әмма шушы кеше ураза тотып, намаз укый башласа, без бик зур әҗергә ия булачакбыз. Ә инде ифтар ашына баручы үзенең авыз ачарга чакырылуын белеп, шул көнне ураза тотса һәм тәһарәтле хәлдә намаз укырга әзерләнеп килсә, бигрәк тә яхшы булыр.

Алмаз хәзрәт Галимҗанов,

Саба районы мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе, Сатыш авылы имам-хатыйбы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев