Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уразаның соңгы ун көне башлана

Җиһанда мөселманнарның изге ае - Рамазан шәриф ае дәвам итә. Бүген, ягъни 13 май көнне кояш баю белән уразаның 21 нче кичәсе – соңгы ун көне башлана. Пәйгамбәребез с.г.в хәдисләрендә “Кадер кичен рамазан аеның соңгы ун көнендә эзләгез”, икенче бер хәдистә: “Кадер кичен Аллаһының ризалыгын һәм савапларын өмет итеп гыйбадәттә уздырган кешенең бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителер”,- диелә.

Кадер кичен мөселманнар ел буена көтеп ала, аны гыйбадәттә үткәрүгә насыйп итүне сорап Аллаһка догалар кыла. Бу кичә тыныч, җилсез, яңгырсыз була. Эссе дә, салкын да булмый. Бу төнне җиргә Җәбраил г.с. белән бергә хисапсыз күп фәрештәләр төшә, бөтен җирдә иминлек, тынычлык, хозур хөкем сөрә. Фәрештәләр гыйбадәт кылучыларны сәламли, аларга дога кыла. Бу кичәне ничек бәрәкәтле үткәрергә? Әлбәттә,күп тәүбәләр кылырга, Аллаһтан ике дөнья бәхет-сәгадәтен сорарга, ихласлык, тәкъвалык, илебезгә һәм бөтен галәмгә иминлек, бәрәкәт сорарга, диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев