Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте

Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе төгәлләнгәннән соң министр Алмас Нәзиров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан аны үз вазифасыннан азат итүен сорады.

«Әлеге вазифаны яшь, энергияле белгечләр башкарырга тиеш», - диде ТР урман хуҗалыгы министры.

Ул республика Президенты һәм Хөкүмәтенә, шулай ук үз коллективына рәхмәт белдерде. «Без бер-беребезне аңлап эшләдек», - дип искәртте Нәзиров.

Бүген Алмас Нәзировка шулай ук «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырдылар.

Алексей Песошин искәртеп үткәнчә, Нәзиров урман хуҗалыгы тармагында 43 ел эшләгән. «Әлеге бүләк аның Татарстан алдындагы казанышларын тагын бер мәртәбә раслый», - диде ТР Премьер-министры.

1956 елның 29 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туган.

1981 елда «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча Мари-Эл (Йошкар-Ола) политехника институтын тәмамлаган.

2004 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетында «банк эше» белгечлеген үзләштергән.

2006 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә һәм хокук институтын тәмамлаган.

 

"Мин хәзер күптән уйлап йөргән фикеремне җиткерергә телим. Бала туа, үсә, мәктәпкә керә, училище, техникумда укый, вузда белем ала һәм гомере буе эшли дә, лаеклы ялга китә. Мин тормышның барлык этапларын да үттем. Миңа 62 яшь. 42 ел хезмәт стажым бар. Шуның 30 елын урман хуҗалыгына багышладым. Миңа, мөгаен, лаеклы ялга китәр вакыт җиткәндер. Алмашка яшь, энергияле, белгечләр килергә тиеш. Алексей Васильевич,  мин сездән мине вазифамнан азат итүегезне сорыйм. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да урман хуҗалыгына, урманчыларга күрсәткән ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт әйтүегезне сорыйм”, – диде ул.

Ул шулай ук хезмәттәшләренә, урман хуҗалыгы белгечләренә дә аңлашып эшләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул шулай ук үз урынына билгеләнәчәк яңа җитәкчегә дә һәр башланган эшендә уңышлар теләде.

Аның сүзеннән соң Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин да сүз алды.

“43 ел урман хуҗалыгына багышланган хезмәт юлы, 2014 елның сентябреннән бирле министр вазифасы – зур бәягә ия. Алмаз Әминовичка чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев