Урманчега ни яный?
Эшли белмәсәгез, реформа көтегез. Мәдәният министрлыгы коллегиясендә әйтелгән бу сүзләр Бакый Урманче музее хакында иде. Үзгәртү дигәнең озак көттермәде. Урманче музеенда комиссия ел азагында ук эшли башлады. Әлеге гамәл белән беррәттән, музей ябыла, Урманче музее сынлы сәнгать музее карамагына күчә, дигән сүзләр таралды. Утсыз төтен чыкмый, диләр. Без төтеннең кайдан чыкканын ачыкларга булдык.
Казанның Щапов урамындагы Урманче музее җылылыгы, кунакчыллыгы белән башкалардан аерылып тора. Дөрес, монда кешене күпләп очратмассың. Моңа, мөгаен, аның мәйданы, камералы булуы сәбәпчедер. Бәлкем, әнә шул камералыгы белән туристларны җәлеп итәдер дә ул. Биредә Урманче рухы белән ялгызың калып була. Шунысын да әйтик: музей урнашкан бина да XX гасырга караган архитектура объекты булып санала. Бина кечкенә һәм ул берничек тә атаклы сынчының бөтен иҗатын колачлый алмый. Анда экспонатларның бәләкәй бер өлеше генә урын алган. Һәм музейны формалаштыруда Урманченың хатыны Флора ханым үзе катнашкан. Аның күзаллавынча, беренче катта туристлар Урманче белән сынчы буларак таныша. Сүз уңаеннан, биредә Тукайның, сәнгать белгечләре билгеләвенчә, чынбарлыкка иң туры килгән, коеп куйган сыны саклана. Коридорларда исә Кытай графикасы үрнәгендә ясалган картиналары, икенче, өченче катларда 1920 – 1970 нче елларда иҗат ителгән әсәрләре урын алган.
Хәер, музей хезмәткәрләре кеше күп йөрми дигән фикер белән дә килешеп бетми. Алар төрле тематик кичәләр үткәрелгәне хакында сөйләде. Чараларга мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр, бигрәк тә авыру балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр чакырыла. Озакламый шундый очрашуларның берсе көтелә дә икән.
Музей мөдире Гөлүсә Әсфәндиярова, бу сүзләрне куәтләп: “Музейның шәһәр буенча рейтингы начар түгел. Аена берничә тематик кичә оештырабыз, балалар, үсмерләр белән эшлибез. Моннан тыш чит ил кунаклары да еш була бездә. Күптән түгел экскурсоводлар гильдиясе булып китте. Музейны шәһәрнең энҗесе дип атадылар”, – дип сөйләде. Ул Урманче музеен сынлы сәнгать музеена күчерү турында сүзләр булганын әйтте. “Ләкин бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Рәсми карар чыгарылмаган”, – диде.
Узган ел Бакый Урманченың тууына 120 ел тулу уңаеннан, музейга үзгәрешләр кертелгән. Кайбер җиһазлар алмаштырылган, яңа картиналар өстәлгән. Музей, күренекле датага тәгаенләп, буклет та әзерләп чыгарган. Мөдир, бу бина төзекләндерүгә мохтаҗ, дип тә өсти.
Әлегә музей Казанның Милли мәдәният үзәге карамагында. Аны бер оешмадан алып икенчесенә кушу турындагы сүз исә сынчының туганнарын хафага салган. Урманченың әнисе ягыннан туганы Фирая Рәхимова: “Урманче әсәрләренә, биредәге җылы мохиткә зыян килмәсен иде инде. Музейны таркатмаска, сакларга кирәк. Ул моннан 20 ел элек ачылды. Ачылу тантанасында катнашкан Президент Минтимер Шәймиев, мондый олпат шәхескә бу бина гына аз, дип тә әйткән иде. Музей бик матур, бик яхшы. Ләкин аны җанландырырга кирәк. Күпләр кайда урнашканын белми дә бит. Хезмәткәрләр радио-телевидениегә музейга чакырып игъланнар бирсә дә, артык булмас иде”, – дип сөйләде.
Редакция Татарстанның сынлы сәнгать музее директоры Розалина Нургалиева белән дә элемтәгә керде. Ул үзенең Урманче музеен Сынлы сәнгать музеена кушуларын сорап йөрмәвен белдерде:
– Мин бары тик бу музейның олпат шәхеснең абруен күтәрерлек дәрәҗәдә эшләвен телим. Ул, югыйсә, Бакый Идрис улы Урманче үзәгенә әверелә ала иде. Монда аның әсәрләре белән таныштырып кына калмыйча, конференцияләр үткәрелсен, яңа китаплар нәшер ителсен иде. Күргәзмә яңарып торса, экспозицияләр әледән-әле алмашынса, музей җанланмас идемени? Аның ачылуыннан соң 20 ел үтте, шуннан бирле берни дә үзгәрмәде. Хәер, сүз чыккач, нәрсәләрдер эшләнде инде. Ләкин бит эшләр өчен тәнкыйть көтәргә кирәкми. Үзебезгә килгәндә, Урманче әсәрләренең күбесе бездә саклана. “Хәзинә” галереясында күргәзмәсен оештырдык, 120 еллыгына фәнни эш башкардык, ул китап булып басылып чыкты. Сынчының улы Айдар безнең белән элемтәдә тора. Август аенда ул безгә гаилә архивын тапшырды. Алар гарәпчә язылган. Мирасны кабул итеп алу белән штатка гарәпчә укучы белгеч алдык һәм тәрҗемә эшләрен башладык. Әлеге истәлекләрнең бер өлеше китапка керде дә. Урманче шәхесе Казахстанда күтәрелгән. Бу җәһәттән безгә Казандагы музейның шундый хәлдә булуы кызганыч. Һәм кабатлап әйтәм: музейны безгә тапшыру идеясе минеке түгел, Урманченың улыныкы.
Баксаң, Айдар Урманче музейны Сынлы сәнгать музее карамагына күчерү турындагы мәсьәләне беренче тапкыр гына кузгатмый икән.
– Мине музейның эшчәнлеге канәгатьләндерми. Казан үзәгендә шундый музей барлыгын халык белми дә бит. Хәтта, барган идек, ишекләре бикле булды, дип әйтүчеләр бар. Монда коллекция дә бик кечкенә бит, изомузейда исә шактый зур. Алар Мәдәният министрлыгы белән шәхси коллекцияләрдән Урманче әсәрләрен туплау эшен алып бара. Сынлы сәнгать музеена күчсә, экспозицияләр яңарыр иде. Узган елны әтинең архивын Розалина Нургалиевага тапшырдым. Ә бит аның архивы белән моңа кадәр кызыксынучы да булмады. Монда исә шундук тәрҗемә итү эше башланды. 1990 елда әти бакыйлыкка күчте, аның нинди кулъязмалары калган – моңарчы миннән сораган кеше дә булмады. Бу кулъязмаларда – татар мәдәниятенең саллы тарихы. Мин аны гап-гади фанера тартмада сакладым... Монда – көндәлекләр, истәлекләр, автобиографик язмалар, чордашлары турында фикерләр. Әти Казахстан, Үзбәкстан, Мәскәү, Соловкида үткәргән вакытлары турында берәмтекләп язып барган. Миңа калса, бик кызыклы материал. Аның биографиясе аша сәнгатьнең үсешен, нинди киртәләргә юлыгуын күзаллап була, – диде Айдар Урманче. Музейның язмышы нинди булыр? Айдар, әлегә бернәрсә дә билгеле түгел, дип белдерә.
Шулай итеп, Урманче музеена нәрсә янаганы әлегә билгесез. Моңа кадәр ул зыялыларны һәм балаларны җыеп кичәләр үткәрә торган матур урын буларак билгеле иде. Һәм музей олпат шәхеснең туганнары белән элемтәне өзмәве ягыннан да аерылып торды. Атаклы рәссамның туганы Фирая Рәхимова, сынчыны күреп белгән, аралашкан шәхесләр – композиторлар Ренат Еникеев, Шамил Монасыйпов, музыкант Лариса Маслова, рәссам Нәҗип Нәккаш – музейның даими кунаклары. Сәйдәш музее җитәкчелеге белән Сәйдәш туганнары арасында мондый элемтә күптән җуелган инде. Биредә дә эшләр шуңа таба барамы? Мондый каршылык музейга зыян салмасмы? Әлегә бу сораулар ачык кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев