Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт хезмәткәрләрен iPhone кулланудан тыярга мөмкиннәр?

Түрәләргә вазифаларын үтәгәндә iPhone кулланудан баш тартырга кирәк. Америка смартфоннары шәхси һәм дәүләт иминлегенә дә куркыныч тудыра, дип белдерде Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко.

  «Ни өчен «iPhone»нан баш тартулары аңлашыла. Һәрхәлдә, аларны хезмәт максатларында кулланырга ярамый, чөнки безнең партнерларыбыз инде бөтен дөньяны тыңлый. Бу инде күптән расланган, беркем дә мондый мөмкинлек барлыгын инкарь итми. Дәүләт һәм шәхси куркынычсызлык ягыннан, әлбәттә, бу инде билгеле бер куркыныч тудыра», – дип яза ТАСС аның сүзләрен.

Элегрәк «Ростех», Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы үз хезмәткәрләренә эш вакытында айфоннар куллануны тыйган иде. Мондый чаралар турында июнь аенда актив рәвештә фикер алыша башладылар, чөнки ФСБ һәм ФСО Америка махсус хезмәтләренең Apple җайланмаларын кулланып разведка операциясе үткәрүен теркәгән.

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Дәүләт Думасында депутатларның айфоннар кулланмавын, ә аларның күбесе көндәлек тормышта да Android смартфоннарына өстенлек бирүен әйткән иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/valentina-matvienko-daulat-xezmatkarlaren-iphone-kullanudan-bas-tartyrga-cakyrdy-5874141

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев