Валуев татарча исәнләшә, Фатих Сибагатуллин Норлатта чүп савыты янында таяк белән сакта торган (ВИДЕО)
Россия Дәүләт Думасының Экология һәм табигатьне саклау комитетында күренекле спортчы, депутат Николай Валуев татарча “исәнмесез!” дип исәнләште. Ә депутат Фатих Сибәгатуллин чүп-чарны җыю, ягу, урнаштыру мәсьәләсендә Норлат тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Эш шунда – Россиядә чүпне аерып җыю (кәгазьне кәгазьгә, ризыкны ризыкка һ.б.) эшен оештыра алмыйлар. Фатих Сибәгатуллин Норлатта чүпне аерып җыю эше турында искә алды.
“Мин Норлатта эшләгәндә, чүп-чарны аерым җыю эшен яхшы оештырган идем. Ул вакыттагы президент Минтимер Шәймиев районнарга Норлат тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Кайвакыт чүп савытлары янында үзем таяк тотып саклап тора идем. Чүпне аерып җыю эше яхшы оештырылды һәм зур акчалар да китерде. Чаллыга кәгазь җибәрсәк, Тольятти шәһәренә пыяла калдыкларын озата идек. Шулай итеп чүптән акча эшләдек” -, дип белдерде Фатих Сибәгатуллин Думада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев