Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вирустан качып калып буламы?

Көз... Саргайган яфракларның аяк астында аунап ятуларына йөрәк әрнесә дә, аларны җыеп алу - һич мөмкин булмаган эш. Җитмәсә, көне-төне яуган яңгыры эчне пошыра. Шулай итеп кышка да кереп китәрбез. Ярый ла авырмый гына көзне озатып җибәрә алсаң. Ансыз да булмастыр, ул "вирус" дигәннәреннән качып котыла торганмыни? Башланыр инде... "Садик"тагы...

Көз... Саргайган яфракларның аяк астында аунап ятуларына йөрәк әрнесә дә, аларны җыеп алу - һич мөмкин булмаган эш. Җитмәсә, көне-төне яуган яңгыры эчне пошыра. Шулай итеп кышка да кереп китәрбез. Ярый ла авырмый гына көзне озатып җибәрә алсаң. Ансыз да булмастыр, ул "вирус" дигәннәреннән качып котыла торганмыни? Башланыр инде... "Садик"тагы балаң да, мәктәптәгесе дә вирус эләктереп кайта башласа, кая карарга белмәссең. "Аллага тапшырдык" диясеме, әллә инде саклану чаралары күрергәме? "Аллаһ сакланганны саклар" дияргә ярата бит безнең халык. Шушы уйлар мине югары категорияле табиб, педиатр Рафия Рашат кызы АКСАКОВА янына китерде. Мин бер-бер артлы яудырган сорауларга җавап бирергә иренмәде тәҗрибәле табиб.

- Авырыйсы килми бит, ничек итеп вирус эләктерми калып була?
- Вируслы инфекция белән зарарлану аеруча көзге чорда күзәтелә. Авырмас өчен профилактика үтәргә, саклану чараларын күрергә кирәк. Һәрвакыт әйтелә торган гап-гади чаралар - суган, сарымсак ашагыз. Лимонлы, мәтрүшкәле чәй эчегез. Балаларга иртәнге якта кашык очына элеп "Афлубин" бирергә мөмкин.
- Бала авырый башлауга температурасын төшерергә тырышмагыз, организм үзе көрәшергә тиеш, диләр.
- Юк, дөрес түгел. Ни өченме? Чөнки, бала авырый башлаганчы, бер-ике көн элек вирус ияргән була инде. Әле ул вакытта температура булмый. Вирус керә, урнаша, борындагы, авыздагы лайлалы тышчаларны зарарлый башлый, шуннан соң ялкынсыну башлана, баланың температурасы күтәрелә. Димәк, инде өч көн вакыт үткән дигән сүз. Тагын өч көн баланы дәваламый яткырыргамы? Бу арада бер атна вакыт узып китә, хәлсез организмга вирус ныграк үтеп керә, ул бронхларны зарарлый, үпкәгә дә төшәргә мөмкин. Бала үзе генә көрәшеп вирусны җиңә алмаячак. Элекке фикер белән яшәп булмый, кешеләр кебек вируслар да явызланды хәзер. Бәлки аларга каршы ясалган прививкалар да тәэсир итә торгандыр.
- Хәзер даруханәләрдә бик күп препаратлар рецептсыз сатыла…
- Препаратлар бик күп. Күбесен дәвалаучы табиб белән киңәшмичә дә кабул итәләр. Болай эшләү дә кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Фәлән кешенең баласын дәвалагандыр ул, ә синекенә килешмәве ихтимал.
- Нинди препаратларны шикләнмичә кабул итәргә мөмкин?
- Мин "Афлубин", "Арбидол", "Оциллококцинум"ны яхшы препаратлар дип саныйм. Үземдә дәваланган авыруларга да тәкъдим итәм. Ә быел балаларга да, өлкәннәргә дә "Анаферон"ны кулланмаска киңәш итәм.
- Һәр елны гриппның нинди дә булса яңа төре килә дип куркыталар. Аны кем тикшерә һәм халыкка игълан итә соң?
- Беркем дә алдан нинди грипп киләсен белә алмый. Аны фәкать Үзәк лабораториядә генә, авыру кешенең канын анализлап ачыклый алалар. Кызганыч, ул вакытка байтак кеше авырган була инде. Шуңа күрә, вакцинация ясатырга кирәк, аны ясаткан организм барыбер җиңелрәк кичерә, температурасы 40ка чаклы күтәрелми.
- Сарымсак, дисез. Ашагач, исе килә бит әле аның. Аны ничек бетерергә?
-Нәкъ менә исен бетерергә кирәкми дә инде! Әгәр бик теләсәгез, сарымсак ашагач, артыннан кайнаррак чәй эчеп куегыз. Балаларның кайнар ашына сарымсакны "тере" килеш салырга мөмкин, сарымсаклы аш ашаганын сизми дә калыр.
- Кәрәзле бал ашатырга мөмкинме? Бик файдалы диләр бит балны.
- Сигез яшькә кадәр балаларга бал ашатырга бөтенләй киңәш итмим. Кәрәзле бал ашамыйча торып була дип саныйм мин. Ә менә кәрәзле бал ашаганнан соң булган аллергияне дәвалау еллар буена сузылырга мөмкин. Элек балга моның кадәр аллергия булганны хәтерләмим. Ә хәзер, бал ашауга, килә дә чыга. Бәлки моңа экология гаепледер. Бал кортлары балны чәчәкләрдән җыя, ә чәчәкләр өстендә - радиация тузаны. Элек умартаны урманда асраганнар, хәзер үзегез дә күрәсездер, кортлар балны өелеп торган тирес өстеннән дә җыярга мөмкиннәр. Аннан соң су тирәсендә... Ә анда - җитештерүчеләр агызган химия калдыклары. Бал хәзер элекке кебек 70 төрле чиргә дәва түгел инде. Хәтта йөткергәндә эчәсе төнәтмәләрне дә бал белән түгел, шикәр комы белән ясарга кушабыз хәзер.
- Балаларда коры йөткерү булганда ничек дәваланырга?
- Кишер, кура җиләге яфракларын тигез күләмдә алып кайнатып, чәй итеп эчерергә мөмкин. Тагын бер нәтиҗәле чара - нарат күркәсе сиробы. Моның өчен бер килограмм нарат күркәсенә ярты стакан су, бер килограмм шикәр комы салып кайнатырга кирәк. Балага кашык очына алып эчерәсең дә артыннан җылы су йоттырасың. Бер танышым Сочида вакытта баласына йөткерүдән дару сорагач, даруханәдә аңа нарат күркәсенең сиробын биргәннәр. Кечкенә генә савытта, бәясе 500 сум. "Шуны өч тапкыр эчертүгә йөткерүе бетте",-дип гаҗәпләнеп сөйләгән иде ул. Артык чыгымнар тотмый гына үзебез дә ясый алабыз бит.
- Соңгы вакытта имбирны бик мактыйлар.
- Ул дөрестән дә олылар өчен бик файдалы. Әмма мин аны балаларга бирергә киңәш итмим. Имбир балаларның бавырына зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә мин имбир белән тмин маен сигез яше тулмаган балаларга бирүгә каршы.
- Шушы киңәшләрне укып, балалар авырый башласа табибка бармый гына дәваларга мөмкинме?
- Һич тә ярамый! Өлкән кешеме, баламы - авырый башлагач та ни белән авырганын, аның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Ә өйдә моны белеп булмый, аның өчен табибка бару мәслихәт. Сәбәпләрен ачыклагач, өегездә генә дәвалансагыз да була. Онытмагыз: төгәл диагноз куелмый торып дәвалану организмга зыян гына китерә!
Мөнирә САФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев