Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин киләсе атнада ковидка каршы прививка ясый башларга йөкләмә бирде

Россия Президенты төбәкләрдә медицина үзәкләре ачуга багышланган видеоконференциядә катнашты.

 Киләсе атнада Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү башланырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция вакытында вице-премьер Татьяна Голиковага шундый йөкләмә бирде. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә.

Россия Президенты сүзләренчә, якындагы көннәрдә 2 миллионнан артык доза вакцина җитештереләчәк.

«Алдан сөйләшкәнчә, беренче итеп табибларга һәм укытучыларга прививка ясаячаклар. Әгәр бу адымга ныклап әзер дип санасагыз, эшне киләсе атна ахырына күпләп вакцинацияләүгә керешерлек итеп оештыруыгызны сорыйм», — диде Владимир Путин.

«Россия Президентына прививка кампаниясе башлануы турында хәбәр ителәчәк», — диде Татьяна Голикова. Шулай ук ул прививканы теләгән кешеләргә ясаячакларын һәм ул бушлай булачагын да искәртте.

Дәүләт башлыгы кичә Россия Оборона министрлыгының төбәкләрдә коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен медицина үзәкләре ачылу уңаеннан оештырылган видеоконференциядә катнашты.

Владимир Путин сүзләренчә, хәрби төзүчеләр һәм граждан белгечләр куелган бурычны яхшы башкарган. Медицина объектлары график буенча тапшырылган, эшләр сыйфатлы башкарылган, диелә хәбәрдә. 

Фото: kremlin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев