Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗда Татарстан табиблары командасына реаниматологлар һәм психиатр өстәлде

Татарстан хакимияте Согуд Гарәбстанына хаҗга киткән республика хаҗ кылучыларына медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итте. Аларның сәламәтлеген төрле профильдәге 20 табиб күзәтә.

Хаҗда Татарстан табиблары командасына реаниматологлар һәм психиатр өстәлде

Фото: Шамил Садыйков

Быелгы яңалыкларның берсе - алар арасында психиатр һәм реаниматологлар командасы булу. Бу хакта «Татар-информ»га «Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» медицина тәэминаты җитәкчесе Рамил Хисамов сөйләде.

Табиблар Татарстан хаҗиларын ел саен озатып йөри. Быел тәүлеккә 30 мөрәҗәгать теркәлә - бу шактый күп, дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше. Күпчелек кеше өске сулыш юллары авыруларыннан интегә - тамак ялкынсына, ютәл башлана, ул бронхитка китерергә мөмкин.

Хисамов сүзләренчә, хаҗилар еш кына эссе урамнан соң кондиционердан чыккан һава агымына эләккәнгә авырый. Шулай ук алар бик салкын су эчә һәм мәчеттә яланаяк йөри. Бу өч фактордан котылсак, хаҗилар арасында авыручылар 60 процентка кадәр кимиячәк.

«Әгәр дә кеше иртән салкын су эчсә, кичен ул безнең пациент. Монда бөтен дөньядан хаҗ кылучылар җыелган, күпләрнең иммунитеты түбән һәм көчсез организм теләсә нинди вирус яки инфекцияне эләктереп ала», - дип уртаклашты медик.

Табиблар хаҗиларның сәламәтлеген тәүлек буе күзәтә. Алар - отоларингологлар да, травматологлар да, кардиологлар да, хәтта реаниматологлар да. Белгечләр коллективы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелде.

«Хаҗда йөрәк авырулы кешеләр күп, вируслы инфекцияләрдән хәле катлауланырга мөмкин, хаҗилар өлкән яшьтә. Хаҗ вакытында теге яки бу авырулар кискенләшә. Өстәвенә, өйдәге уңайлылык тәмамланды, монда аларга бик эссе, алар җәяү күп йөри», - дип аңлатты Рамил Хисамов.

Быел стандарт булмаган очраклар әлегә юк, Татарстан командасында бик көчле табиблар, барлык кирәкле инструментлары һәм медикаментлары бар. Татарстан Хөкүмәте даруларга 1 млн сум бүлеп биргән.

Ашыгыч очраклар барлыкка килгәндә, Согуд Гарәбстаны клиникалары да ярдәмгә килергә әзер. «Бер елны хаҗига йөрәккә шунтировкалау буенча бушлай операция ясадылар. Барысы да хаҗилар Россиягә исән-сау кайтсыннар өчен эшләнелә», - дип билгеләп үтте Рамил Хисамов.

Минада табиблар шулай ук тәүлек буе кабул итә. Табиб сүзләренчә, монда хаҗиларның бөтен дөньядан күпләп килүе аркасында авырулар артуы көтелә.

Рамил Хисамов шулай ук Россиягә кайткач өстәмә тикшерүләр өчен участок табибына барырга киңәш итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстанына Татарстаннан 1,4 мең хаҗи исән-сау барып җиткән.

Фото һәм видеоны Шамил Садыйков тәкъдим итте

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xada-tatarstan-tabiblary-komandasyna-reanimatologlar-ham-psixiatr-ostalde-5889064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев