Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә түләү 2 миллион сумга кадәр җитәчәк

Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен үзгәрттеләр. Документтан Донецк һәм Луганск халык республикаларының исемнәре алынды. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар шул турыда.

Әгәр элек түләүләргә ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә уздырылган махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре хокуклы булса, хәзер бу республикаларның исемнәре документта бетерелгән. Шулай итеп, документ Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә һәлак булучыларга да кагыла.

«Карарга түбәндәге үзгәрешләр кертергә <...>: «Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы территорияләрендә үткәрелә торган» дигән сүзләрне бетерергә <...>», – диелә документта.

Шулай ук үзгәрешләр түләү алу өчен кирәкле документлар исемлеге язылган карар бүлекләренә дә кертелә.

Исегезгә төшерәбез, былтыр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2 млн сумлык түләүләрне хәрби хезмәткә үз теләге белән алынып, махсус операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә дә билгели торган указ имзалаган иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xarbi-operaciyada-halak-bulucylar-ocen-2-million-sum-tulau-alacak-gailalar-arttyryla-5873811

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев