Хезмәтләрен хөрмәтләп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе өчен “Шәмәрдән икмәк кабул итү пункты” акционерлык җәмгыятенең җитештерү-техник лабораториясе мөдире Сәрия Мансур кызы Иванова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышына зур өлеш керткәне өчен Саба муниципаль районында «ТИСБИ» идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе вәкиллеге җитәкчесе Зөлфирә Котдус кызы Иксанова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яхшы һәм нәтиҗәле эше, җирле үзидарәне формалаштыруга һәм үстерүгә сизелерлек өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Рузалия Мулланур кызы Дәүләтшина “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев