Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яңа белем» марафонын беренче көнне үк 5 миллионнан артык кеше карады

"Яңа белем" марафонының беренче көнен караучылар саны 5 миллионнан артып китте, дип хәбәр итә марафонның матбугат хезмәте. Агарту чарасы 20 майда старт алды һәм 22 майга кадәр дәвам итәчәк, оештыручысы - «Белем» Россия җәмгыяте.

Программада фән, сәнгать, спорт, сәясәт, бизнес эшлеклеләреннән йөздән артык лекция һәм мастер-класслар каралган. Кичә, 20 майда, мәйданчыкта журналист һәм телетапшырулар алып баручы Владимир Познер, Роскосмос сынаучысы Сергей Кудь-Сверчков, җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Илья Варламов һәм башка экспертлар чыгыш ясады.

Марафонда катнашучылар социаль челтәрләрдә алган тәэсирләре белән уртаклаша башлады инде. Тамашачыларның берсе кинорежиссер Тимур Бекмамбетовның лекциясен карап, аның белән фотога да төште.

«Без актуаль һәм текә темалар турында фикер алыштык һәм, әлбәттә инде, үз эшенең профессионаллары һәм мега уңай кешеләр белән аралаштык", - дип aangelinastep Instagramда тәэсирләре белән уртаклашты.

 

Бүген, 21 майда марафонның махсус кунагы SpaceX компаниясенә нигез салучы Илон Маск булды. Шулай ук мәйданчыкта Apple Computer компаниясен гамәлгә куючы Стив Возняк, рус балеты академиясе җитәкчесе чыгыш ясаячак. Ваганов исемендәге рус балеты академиясе җитәкчесе Николай Цискаридзе, РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм башка экспертлар катнашты.

22 майда марафон мәйданчыклары Россиянең 8 шәһәрендә: Мәскәү, Казан, Калининград, Сочи, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Новосибирск, Владивостокта ачылачак. Татарстандагы мәйданчыкта ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, KazanExpress генераль һәм техник директоры Кевин Ханда һәм Иннополис университеты экспертлары чыгыш ясаячак. Марафонның тулы программасы һәм онлайн-трансляцияне түбәндәге сайтта карарга була: https://marathon.znanierussia.ru/?utm_source=partner&utm_medium=post&utm_campaign=znanierussia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев